Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия мәгариф системасында Көнбатышка йөз тотудан туктарга кирәк

Мәктәп программасыннан инглиз телен төшереп калдырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев белдергәнчә, мәктәп программасыннан инглиз телен мәҗбүри өйрәнүне төшереп калдырырга кирәк. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Аның фикеренчә, Россия мәгариф системасында Көнбатышка йөз тотуны, мәктәпләрдә инглиз телен укытуны туктатырга кирәк. Хамзаев сүзләренә караганда, программага ирексезләп кертелү сәбәпле генә халыкара телгә әйләнгән тел бу.

Депутат билгеләп үткәнчә, Россиядә балаларны кечкенәдән үк Көнбатышка игътибар итәргә өйрәтәләр. Шул ук вакытта АКШ һәм Бөекбританиядә беркем дә рус телен укымый. Америкадан тыш, Кытай, Согуд Гарәбстаны, Латин Америкасы, Һиндстан кебек илләр дә бар бит әле, дигән ул.

Хамзаев мәктәп программасында башлангыч хәрби әзерлек өчен көчкә урын табылуын сөйләп үткән. Астрономия һәм сызым дәресләре мәгариф системасында күчеш чорында гамәлдән алып ташланган. Мәктәпләрдә баланың сәламәтлеге һәм психологик халәтенә юнәлдерелгән хәлләр: физкультура, психология, баланы социализацияләү кебек фәннәр, төрле өлкәләргә белгечләр әзерләргә кирәк. Илгә инглиз телен генә белгән полиглотлар кирәкми, дигән ул.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев