Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Кораллы көчләре саны 1,5 миллионга кадәр артачак, дип хәбәр итте илнең оборона министры Сергей Шойгу

Исегезгә төшерәбез, бу карар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителде.

Шойгу билгеләп үткәнчә, армия компонентларының төп структураларын көчәйтү дәүләтнең хәрби иминлеген гарантияле тәэмин итәргә, шулай ук яңа субъектларны һәм критик мөһим объектларны якларга мөмкинлек бирәчәк.

Хәрби хезмәт составына масштаблы үзгәрешләр 2023-2026 еллар дәвамында үткәреләчәк. РФ Оборона министрлыгы башлыгы ике яңа стратегик территориаль берләшмә — Мәскәү һәм Ленинград хәрби округларын һәм илнең яңа субъектлары территорияләрендә үз-үзләрен тәэмин итүче гаскәрләр төркемнәрен булдырырга кушты.

Моннан тыш, хәрби-диңгез флотының, Һава-космик көчләрнең һәм стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең хәрби өлеше көчәйтеләчәк, дип өстәделәр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X