Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия кибетләре «просрочка» сата алмаячак

1 февральдән 1 августка кадәр илдә яраклылык вакыты чыккан, шулай ук законсыз рәвештә әйләнешкә кертелгән тәмәке һәм никотинлы продукцияләрне сатуны техник яктан мөмкинлек бирмәүче системаны кертү буенча эксперимент үткәрәчәкләр.

Карарны РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Экспериментта сөт продуктларының аерым төрләре, шешәле гади һәм минераль су, сыра һәм кайбер аз алкогольле эчемлекләр катнашачак. Сатуга рөхсәт ителмәгән продукция «Гадел билге» («Честный знак») системасын маркировкалау чаралары ярдәмендә күзәтеләчәк.

Әгәр эксперимент уңышлы узса, киләчәктә әйләнешкә законсыз кертелгән яки яраклылык срогы чыккан продукция касса аппаратлары тарафыннан блокланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев