Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үрнәк алыгыз, буйдаклар!

Ачык хат көннәрендә авыл халкы белән очрашуларда һәр авыл тормышының үзенчәлекле яклары ачыла. Әмма авылда яшәүчеләрнең көндәлек тормышларына кагылышлы уртак мәсьәләләр дә байтак икән. Быел да мин күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелгән җыеннарда катнашытым һәм шунда гаҗәп бер проблема белеп аптырап калдым. Район авылларында, нигездә, өлкәннәр яшәве мәгълүм инде. Яшьләрнең...

Ачык хат көннәрендә авыл халкы белән очрашуларда һәр авыл тормышының үзенчәлекле яклары ачыла. Әмма авылда яшәүчеләрнең көндәлек тормышларына кагылышлы уртак мәсьәләләр дә байтак икән. Быел да мин күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелгән җыеннарда катнашытым һәм шунда гаҗәп бер проблема белеп аптырап калдым.
Район авылларында, нигездә, өлкәннәр яшәве мәгълүм инде. Яшьләрнең авылда калмавын да беләбез. Сала картая. Шул ук вакытта анда өйләнмәгән ир-егетләр бихисап тупланган икән. Берничә авылдан алган мәгълүмат белән раслыйм сүземне. Күгәй авылы җирлегендә - ун, Акъегет авылы җирлегендә - утыз, Олы Ачасыр җирлегендә - илле, Мулла Иле авылы җирлегендә җитмешкә якын буйдак бар. Бу исемлекне дәвам итүдә мәгънә юктыр, чөнки башкаларында да килен булырдай кызларга кытлык. Менә дигән ир-егетләр башлы-күзле була алмый ялгыз яшәргә мәҗбүр. Нишләп болай соң әле бу?
Бу хәлне абайлагач, мин төрле авылларда яшәүче төрле кешеләргә шушы сорауны биреп карадым. Җаваплары бер төрле булды:
- Авылда эш юк, шуңа күрә кызларның авылда гаилә корасылары килми. Авылда тусалар да, тизрәк калага таю ягын карыйлар!
Чыннан да, алар хаклы сыман. Кешегә, гаилә коргач, тормышны алып барырга эше дә кирәк. Элекке колхозлар юк инде. Тик, хезмәт белән тәэмин ителмәүне сылтап, авылга бөтенләй кул селтәргә дә ашыкмас идем. Дәүләт эше булмаса, кеше хәзер үзенең шәхси эшен, әйтик, фермер хуҗалыгын оештыра ала бит. Һәм үрнәккә дә ерак йөрисе юк - һәр авылда диярлек бар андый уңганнар. Әллә соң кызларыбыз, авылда туып-үссәләр дә, эштән курка башладылармы?
Биредә мин Олы Ачасыр җирлеге башлыгы Равил Кадыйров сүзен китерәсем килә.
- Ул буйдакларга кәләш таба алмый тәмам аптыраган инде. Ачуым бер килмәгәе, Кытайдан килсәләр дә алып калыр идек! - дигән иде ул җавапка.
Уенын-чынын бергә әйтеп, хаклы рәвештә кисәтә дә кебек авыл башлыгы.Кытайның ничек алга китүен бөтенебез дә чамалый булыр: кая карама, аның товары. Хәтта Идел буенда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп базар кишәрлекләрен яулый башлады инде алар. Әлбәттә, тырышлык белән алдыра кытайлылар. Хезмәттән куркып, кызларыбыз авылдан китәләр икән алар урыны буш тормавы бик мөмкин. Дөнья хәлен белеп булмый, кем әйтмешли...
Шулаен шулай да, тик минем сүз башым башка иде бит әле. «Бәхетле булыгыз!» дип, нәкъ менә ялгызларга үзләренең парлары насыйп булсын дип әйтүем. Һәм ул теләк, хыялга охшаса да, тормышка аша торган хыял икәнлеген дә әйтим. Тормышка чыгарга теләүче кызларыбыз җитәрлек безнең. Алар белән танышырга да була. Очраклы рәвештә түгел, ә оешкан төстә. Казанда гаилә төзү үзәкләре шөгыльләнә бу эш белән. Мисалга Сөләйман мәчетендәге үзәктә танышкан парны китерәсем килә. Безнең районда яши ул бәхетле пар. Чулпан һәм Рамил Исмәгыйлевлар турында сүзем. Алар үзләрен таныштырган Мәликә апаларына бүген дә рәхмәт әйтәләр. Әйе, мин Исмәгыйлевлар гаиләсендә булып, аларның тормышларын үз күзем белән күрдем.
Беләсезме, моңа кадәр күрмәгән-белмәгән кеше өенә барганда, шулай да, кыенсындыра. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате, дигәндәй, аларга комачау­лавың да бар ич. Ә инде, Исмәгыйлевлар кебек кечкенәләре күп булган ишле гаиләләрнең мәшәкатьләре баштан ашкан булуы ихтимал. Телефоннан сөйләшкәндә биш бала үстерүләрен әйткәннәр иде.
Ни гаҗәп, Рамил белән Чулпан ачык йөз белән каршы алдылар мине. Өй хуҗасы:
- Әссәламегаләйкем! - дип, ике куллап күреште.
Өс киемен салып, олы бүлмәгә кергәч, балалар белән дә танышып чыктым. Ике кыз, өч малай үстерәләр Исмәгыйлевлар. Мәрьям - III сыйныфта, Исламия - I сыйныфта укыйлар. Әхмәт быел укырга керәчәк. Ә инде төпчекләр Хәсән белән Хөсәенгә өч яшь тә алты ай гына әле... Әйе, игезәкләр алар. Беренче соравым үзеннән-үзе бирелде:
- Берсеннән берсе кечерәк биш бала үстерәсез икән - ничек аларны карап өлгерәсез соң? - дип кызыксындым мин.
- Һәр нәрсәне вакытында үтәп барсаң, эш өелми бит ул. Аннары балалар бер-берен карый, олылары кечерәкләрен тәрбияләүдә булышалар, - дип җавап бирде Чулпан.
- Кызларыбыз менә шулай тормышка өйрәнеп үсәләр. Коръәндә язылган бит: ата-ана кыз баласын тормышка әзерләргә, ә ир малаена гыйлем бирергә, аны һөнәргә өйрәтергә тиеш, - дип өстәде Рамил.
Күренеп тора, тормышларын уңышлы кора алаган яшь гаилә. Балалары чис­та-матур киенгән, үзләрен тәртипле тоталар. Өйләрендә дә чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә...
- Рамил-Чулпан, турысын гына әйткәндә, мин сездән бер-берегездән уңдыгызмы, үкенмисезме, дип тә сорамакчы идем. Хәзер бу сорауларны биреп торуда мәгънә юклыгын күрәм. Алай гына да түгел, гаиләгезне башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин дип уйлыйм. Бүтәннәргә дә шулай башларга киңәш итәр идегезме?
- Үзебез кебек, дингә чын-чынлап инанган кешеләргә генә киңәш бирә алабыз без. Әгәр инде яшьләр Ходай Тәгалә кушканны үтәп яшиләр икән, үзенә насыйп булганы, һичшиксез, табылачак. Җыеп кына әйткәндә, егет белән кызның дөньяга карашлары бер булу белән бергә, икесе дә бер теләктә булулары да кирәк. Менә шул чакта тату гаилә туачак, - диделәр ирле-хатынлы Исмәгыйлевлар.
- Татулык дигәннән, тормышта төрле хәлләр килеп чыга, шул ук савыт-саба да шалтырамый тормый бит... - дип тә сорамый калмадым мин.
- Ә мөселман өч көн генә сүзгә килә ала. Ир кеше уйлый: мин гадел булырга тиеш, дип. Ә хатын-кыз: мин ирне тыңларга тиеш, дип... Шәригать кушканча яшәгәч, сүзгә килүләр озакка сузылмый. Бергә яшәгәч, нигә һаман тормышны бозарга кирәк икән?..
...Сүз дә юк, биш бала тәрбияләүче Исмәгыйлевлар тормыш мәшәкатьләрен җиңүдә шактый тәҗрибә туплап өлгергәннәр. Бусы да кызыклы һәм аны аерым язарга да була. Әмма бүген мин шул яшь гаиләгә карап: безнең заманда да гаилә корып бәхеткә ирешергә мөмкин, дип әйтәсем килә. Егетләр, инде авылыгызда кәләш булырдай кызлар юк икән, күңелегезне төшермәгез. Күргәнегезчә, аны табарга була. Бары да үзегездән тора. Бәхетле булыгыз, якташлар!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев