Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхвәтуллин: «Махсус хәрби операция зонасында җырымны башкарган егет концертыма килде»

Хәзерге минутларда ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм хәрби хезмәттә булган баянчы Разил Камалов кушылды.

Атказанган артист Ришат Төхвәтуллин башкарган “Агымсу юлын таба” җырын Шамил исемле егет махсус хәрби операция зонасында җырлаган. Шамил ялга кайткач, Ришат концертына да килгән була. Атказанган җырчы, әлеге җырны “Болгар радиосы” эфирында да башкарып узды.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X