Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФдә яңа төзелешләргә бюджет акчаларын кулланмыйча гына ипотеканы 5 проценттан тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты мондый тәкъдимнәрне Төзелеш Министрлыгына, Үзәк банкка һәм хөкүмәткә юллады.

Регулятор элек бирелгән ипотека залогына еллык 2% белән кредитлар бирер дип көтелә, финанс оешмасының өстәмә бәясе 2-3% тәшкил итәчәк, шуңа күрә ахыргы ставка 5%тан артмаячак.

Россия Банкында кредитлауның ташламалы программалары гомуми түгел, ә адреслы булырга тиеш дип саныйлар. Гражданнарның киң категорияләренә мондый займнарның зур күләмен бирү төп ставканы югары тоту һәм башка кредитларның азрак булуын аңлата.

Белгечләр әйтүенчә, бу чара фатирларга сорау 20%ка артуга һәм торак алу мөмкинлеген арттыруга китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев