Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова Раифа махсус училищесында булды

Аны Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Учреждение җитәкчесе Надежда Кисиль кунаклар өчен белем бирү учреждениесе территориясе, шул исәптән уку корпуслары буенча экскурсия үткәрде. Ул ябык типтагы махсус училищеда уку-тәрбия процессы ничек төзелгәнлеге турында сөйләде.
 

- Биредә илебезнең һәр почмагыннан диярлек балалар укый. Бездә тулы мәшгульлек: уку, физик әзерлек, төрле конкурсларда һәм программаларда актив катнашу – барысы да бар.
 

Очрашу барышында училищеда тәрбияләнүчеләр Мария Алексеевна һәм муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев белән шәхсән аралаша, сораулар бирә һәм теләкләрен җиткерә алды.
 

-Моны Суворов училищесы белән бер рәткә куярга мөмкин! Сез молодцы. Мин сезнең күзләрегездә нур күрәм һәм барысы да яхшы булачагына ышанып, биредән тыныч күңел белән китәм, - диде очрашу ахырында Львова-Белова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X