Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика балалар клиник хастаханәсендә бөерләрне туганнарыннан күчерә башлаячаклар

Марсель Миңнуллин республиканың сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы буларак, беренче эш итеп Татарстанда бөерләрне туганнарыннан күчерү операциясен башларга планлаштыра.

Бу хакта ул балалар республика клиника хастаханәсендә узган киңәшмәдә сөйләде.

"Бөер трансплантациясе мәсьәләсен, аеруча туганнардан, ахырынача эшләргә кирәк. Безнең тәҗрибә бик зур», - диде ул. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы орган алуга балалар республика клиника хастаханәсендә ярдәм итәчәк, - дип өстәде.

Хастаханәдә бу лапароскопик ысул белән ясала, ягъни җөйне зур итмичә генә.

📌📌Балалар республика клиника хастаханәсе баш табибы урынбасары Михаил Поспелов билгеләп үткәнчә, хәзер бу операцияне дүрт кечкенә пациент көтә. Бөерләр эшен алыштыра торган диализга Татарстан буенча 15 бала йөри. Якын арада хезмәткәрләрне өйрәтә башларга ниятлиләр. Марсель Миңнуллин ассызыклаганча, кадрлар әзерләү вакытында барлык оештыру мәсьәләләрен дә хәл итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев