Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Репетиторга йөрү кирәкме?

- Сәлам, «Төнбоек»! Мин югары сыйныфта укучы кыз. Имтиханнарны әйбәт кенә биреп, укуымны дәвам иттерер өчен миңа репетиторга йөрергә кирәк. Тик безнең акча юк, тормышыбыз болай да авыр. Өстәмә шөгыльләнү өчен әнидән акча сорый алмыйм. Зинһар киңәш бирегез, миңа нишләргә? Авыр хәлдә калган кыз. Һәрбер авыр хәлдән чыгу юлы бар....

- Сәлам, «Төнбоек»! Мин югары сыйныфта укучы кыз. Имтиханнарны әйбәт кенә биреп, укуымны дәвам иттерер өчен миңа репетиторга йөрергә кирәк. Тик безнең акча юк, тормышыбыз болай да авыр. Өстәмә шөгыльләнү өчен әнидән акча сорый алмыйм. Зинһар киңәш бирегез, миңа нишләргә?
Авыр хәлдә калган кыз.
Һәрбер авыр хәлдән чыгу юлы бар. Иң элек кая укырга барырга икәнлеген ачыкларга кирәк. Укырга керү урынын үзеңә кайсы фәннәр җиңелрәк бирелүгә карап сайларга тырыш. Сыйныф җитәкчең белән сөйләшеп кара. Укытучылар сине нинди эшкә кулың ятуыңны, кайсы фәннәрне җиңелрәк үзләштерүеңне яхшырак белә. Аннан син мәктәптә укытучылар начар белем бирә, репетиторга йөрми булмый дип уйлыйсыңмы? Нинди генә яхшы репетитор булса да, үзеңә тырышырга кирәк. Ә укучыларыбыз бу хакта ни уйлый икән? Репетиторга йөрү кирәкме?
Эльвина Насыйбуллина, Карагуҗа мәктәбенең IX сыйныф укучысы:
- Өйдә уку мөмкинлеге юк икән, мәктәптә калып, китапханәгә кереп укырга, дус кызларың белән бергә әзерләнергә мөмкин. Интернеттан да кирәкле мәгъ­лүматны табарга мөмкин бит хәзер.Күпме генә куркытсалар да, БДИ ул кадәр үк куркыныч түгел дип уйлыйм. Элек тә укырга кергәннәр, югалып калмаганнар әле, репетиторлар булмаган бит. Алай дисәң, уку программасы елдан-ел катлаулана. Кыскасы, тырышырга кирәк.
Алинә Мостафина, Татар Танае мәктәбенең X сыйныф укучысы:
- Өй эшләрен вакытында яхшылап әзерләп, теманы аңлап барсаң, репетиторга йөрү кирәк дип уйламыйм. Тырышлык һәркемнең үзеннән тора. Авылда да репетиторга йөрүчеләр бар. Теләге булган кеше йөрсен, мин моңа уңай карыйм. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучыларының репетитор белән шөгыльләнгәнен ишеткәнем булды.
Гөлнәзирә Әнвәрова, Мулла Иле мәктәбенең IX сыйныф укучысы:
- Укырга керә алмасаң да, дөнья бетми әле ул. Эшкә урнашып, ел буена барысын да кабатлап, имтиханны киләсе елга яңадан тапшыра аласың. Яки башта берәр һөнәри училищега укырга кереп, соңыннан шул юнәлеш буенча югары белем алырга мөмкин. Репетиторга йөрмичә дә, тырышырга була, минемчә. Тик бу һәркемнең үз эше. Инде мөмкинлеге булмаганнар борчылмасын, һәр проблемадан чыгу юлы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X