Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Реклама рөхсәт кирәк

2014 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча "реклама эшчәнлеге" ннән җирле бюджетка 419,3 мең сум акча кергән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Быел реклама куярга 81 рөхсәт бирелгән. Шәһәрдә реклама конструкцияләре кую өчен 58 урында җир участоклары бүленгән. 2014 елның июнендә 7,5 кв.м лы еврощит кую...

2014 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча "реклама эшчәнлеге" ннән җирле бюджетка 419,3 мең сум акча кергән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк.

Быел реклама куярга 81 рөхсәт бирелгән.

Шәһәрдә реклама конструкцияләре кую өчен 58 урында җир участоклары бүленгән.

2014 елның июнендә 7,5 кв.м лы еврощит кую өчен Төзүчеләр һәм Сәйдәшев урамында 5 участок торгка куелган.

-Бер участокның башлангыч бәясе 210 мең сум. Узган ел ул 180 мең сум иде, соңгы бәясе 714 сумга кадәр күтәрелде, - дип хәбәр итә район башлыгы урынбасары Илнар Гафиятуллин.

Шәһәрдә шулай ук законсыз куелган рекламаларны ачыклау буенча да эш алып барыла. 6 законсыз куелган реклама конструкцияләрен ачыклаганнар. Болар эшмәкәрләр А.Озотаев һәм Р.Тимергалиевага предприятиеләренә карый. Хәзер аларның участокларын законлаштыру эшләре бара.

Фото чыганагы nefakt.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X