Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район сессиясендә

Яшел Үзән муниципаль районы депутатларының чираттан тыш 48нче сессиясендә 8 мәсьәлә каралды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтеваның 2014 елның 9 ай эчендә муниципаль районның бюджет үтәлеше турындагы чыгышы - шул мәсьәләләрнең иң мөһиме дип әйтергә ярый. Беренче тугыз ай эчендә керем 1 млрд 687 млн сум тәшкил иткән. Узган елгы...

Яшел Үзән муниципаль районы депутатларының чираттан тыш 48нче сессиясендә 8 мәсьәлә каралды.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтеваның 2014 елның 9 ай эчендә муниципаль районның бюджет үтәлеше турындагы чыгышы - шул мәсьәләләрнең иң мөһиме дип әйтергә ярый. Беренче тугыз ай эчендә керем 1 млрд 687 млн сум тәшкил иткән. Узган елгы белән чагыштырганда, 11 процентка артыграк дигән сүз бу. Әлеге күтәрелү шәһәребез предприятиеләрендә хезмәт хакы арту бәрабәренә булуы сөенечле хәл, әлбәттә. Бюджет акчасының тотылышына килгәндә иң зур чыгым - 1 млрд 32 мең сум - мәгариф тармагына туры килә. Авылларга су бирү эшләренә 4 млн сум тотылган. Шулай ук, планнан тыш, Украина качакларына ярдәм йөзеннән резерв фондыннан 403 мең сум акча бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев