Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан аена кердек, изгелектә булыйк

22 мартта кояш баю белән барлык мөселман дин кардәшләребез иң изге айларның берсе –Рамазанга аяк басты.

Шулай итеп, иң кадерле һәм мөбарәк булган 29 көн һәм төн җитте. Мәчетләребездә тәравих намазлары укыла, ә таңнарын күп өй тәрәзәләрендә утлар кабына, гаилә түгәрәк табын артына сәхәргә җыела.

 
Гадәттә, бу айда ураза тотуга кагылышлы сораулар күпләрне борчый. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый? Нәкъ менә шундыйларның берничәсен без Василь­ево бистәсенең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга бирдек.

 
– Рөстәм хәзрәт, әссәламугаләйкүм вә рәхматуллаһи вә бәрәкәтүһ, Рамазан аена кергәндә ураза тота алырмынмы икән дигән куркуны ничек җиңәргә?

– Вәгаләйкум әссәлам вә-рәхматуллаһи вә-бәрәкәтүһ. Йөзә белмәгән кешенең батырмын дигән куркуын ничек бетерергә соң инде? Димәк, куркуны бетермичә йөзәргә өйрәнү өчен суга кермисең. Монда бит бернинди үлем куркынычы янамый, шуңа күрә Аллаһка тапшырып, уразага керергә кирәк.


– Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?


– ИншАллаһ, кабул була. Бер изгелек кылмыйсың икән, бу икенчесен эшләмәскә сәбәп булмасын иде, ә ураза тотарга керешергә кирәк.


– Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә ниятләсәң дә дөресме?

– Ният күңел эше, шуңа күрә күңелдән әйтсә дә җитә. Телдән кычкырып әйтү мөһим түгел.

– Сәхәр ашамаган кешенең уразасы дөресме?


– Уразаны боза торган әйберләр исемлегендә сәхәр ашамау дигән сүз юк. Шулай да сәхәр ашау ул – уразаның мөһим эше.

– Изге Рамазан аенда авылларда ифтар мәҗлесләре бара. Мәҗлескә чакырылып та, бернинди сәбәпсез бармау гөнаһ саналамы?

– Җитди сәбәп белән бармый икән, бу аның ихтыяри эше. Намаз укы-мау – гөнаһ. Мәҗлескә бар­-мау­ның гөнаһысы юк.

– Фидия сәдакасының асылын аңлатып китсәгез иде. Ул кемнәргә бирелә һәм быел аның күләме күпме?

– Фидияне сәламәтлеге сәбәпле ураза тотмаган кеше бирә. Ул бер көн өчен бер мескенне ике тапкыр ашатырга яки аңа 350 сум акча, йә булмаса ризык бирергә тиеш. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та аны тотмаучы фидияне бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Биргән очракта да, ул гап-гади сәдака санала.

– Аш пешергәндә, тәмен татып карарга ярыймы?

– Әйе, тәмен белү максатыннан рөхсәт ителә.

– Авыз кипкәндә су белән чайкап алу рөхсәт ителәме?

– Ураза вакытында су белән авыз чайкап алу рөхсәт ителә. Әлбәттә, йотарга ярамый.

– Уразалы кешегә иннек сөртергә ярыймы?


– Ураза бит ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ә үзеңнең рухи ягыңны да кайгырту күздә тотыла. Мондый вакытта бизәнү кебек әйберләрдән саклану хәерлерәктер. Бигрәк тә иреннәргә кагылгач.


– Рөстәм хәзрәт, җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ә инде газета укучыларыбыз, Рамазан аена кагылышлы сорауларыгыз бар икән, безгә шалтыратып (5-68-03) хәбәр итә аласыз. Барчабызның да тоткан уразалары кабул булсын, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп итсен.

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога:
«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъ­риби хаалисән лилләһи тәгалә».
Тәрҗемәсе: Таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен чын күңелдән ошбу көннең фарыз уразасын тотарга ният кылдым.

Авыз ачканда шушы дога укыла:
«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү».

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев