Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район киңәя, яңа бурычлар куела

Яшел Үзәндә эчке эшләр бүлегенең 2022 елдагы оператив эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

17 гыйнварда Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев катнашында 2022 ел нәтиҗәләре буенча зур хисап киңәшмәсе булып узды. Анда шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев та катнашты.


Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Олег Хохорин үз чыгышында билгеләвенчә, территориядә 2022 елда оператив хәл чагыштырмача тотрыклы булган, ягъни җәмәгать тәртибе тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Район, чынлап та бик катлаулы, чөнки 2020 елда «Яңа Тура» сәнәгать мәйданчыгында гына да әллә ничә челтәр һәм интернет-кибетләрнең тарату үзәкләре ачылу хокук сакчыларының да эшен бик күпкә арттырган. Аларда эшләүчеләр саны гына да 10 мең кешедән артып китә. Шулай итеп, чынбарлыкта бүлек 200 меңнән артык кешегә (шәһәр һәм районда 165 мең кеше яши) хезмәт күрсәтә һәм бу җинаятьчелек торышында да чагылыш тапмый калмый.


Узып киткән елда 100 мең кеше исәбеннән чыгып исәпләгәндә 1475 җинаять кылынган. Бу I категориядәге башка районнар арасында иң югары күрсәткеч һәм ТР буенча да күрсәткечләрдән өстен тора. Шул ук вакытта җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Әйтик, хисап елында 2445 җинаять кылынса, бу аннан алдагы елдан 45кә кимрәк. Кимү полициянең территориаль бүлекләре исәбенә булган (Василь­ево, Осиново, Норлат).


Әйткәнебезчә, Турадагы тарату үзәкләрендә сиксәннән артык урлау очрагы теркәлү оператив торышка нык тәэсир иткән. Аларны ачу предприятиеләрдә эшләүчеләрнең читтән килгән булулары һәм кадр­лар алмашыну белән нык кыенлаша. Әмма урлаулар ачылышының артуы позитив момент булып тора.
Сүз уңаеннан, әлбәттә инде, эпидемия кебек таралган дистанцион мошенниклык турында да әйтеп узмый булмый. Гражданнарга барлыгы 90 млн сумлык зыян китерелгән (619 җинаять).
Бүлек хезмәткәрләренә шундый очрак­ларны ачыклау максатыннан 15 тапкыр командировкага барыр­га туры килгән. Шуларның 13е нәтиҗәле тәмамланган. Мәсәлән, Краснодар краенда яшәүче бер ханым Кара диңгез буенда йорт арендага бирәм дип, яшел үзәнлеләрне 45 тапкыр алдаган. Зыян күрүчеләр аңа акча күчергән һәм ул шунда ук элемтәгә керүдән туктаган. Шулай ук Интернетта товар сату тәкъдиме белән кешеләрне 12 тапкыр алдаган Рязаньда яшәүче, «туганың бәлагә эләкте» дип шалтыратып акчалар үзләштергән 8 курьер тотылган.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге 2022 елның 9 аенда эффектив эшләве буенча респуб­ликада үз категориясендә соңгы урында булса, ел нәтиҗәләре буенча – 5нче урында. Моңа алар җинаятьләрне ачу һәм тикшерү хезмәтләре белән тиешле дәрәҗәдә эшләү нәтиҗәсендә ирешә алган.
Яшел Үзән – республикада зур районнарның берсе, халык саны буенча бишенче урында. Ра­йон үсә, киңәя, уңайлы һәм куркынычсыз яшәү урынын сайлау һәм бизнес алып бару өчен төп факторларның берсе. Полиция хезмәткәрләре үзләренә куелган бурычларны үти дип саныйм. Тулаем алганда, халыкның хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү – безнең уртак бурычыбыз, –
диде Михаил Афанасьев.


Хакимият ярдәме сизелә, без моны күрәбез. Тулаем алганда, бүлек эшен канәгатьләнерлек дип саныйбыз. Аерым мәсьәләләр бар, алар буенча эшне көчәйтергә кирәк булачак,дип йомгаклады Алексей Завгороднев.


Әлбәттә, эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Полиция хезмәткәрләре алдында да, аерым җитешсезлекләрне юкка чыгару белән беррәттән, яңа бурычлар да тора. Заман – заманча яшәүне һәм эшчәнлекне яңа юнәлешләрдә алып баруны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев