Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путинга мобилизацияләнгән 9 меңнән артыграк кешенең өйләренә кайтарылу сәбәбен әйткәннәр

Өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә ялгыш чакырылган 9 меңнән артыграк кеше өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Арада сәламәтлеге начар булу сәбәпле берничек тә мобилизацияләнергә тиеш булмаучылар да бар. Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов Президент Владимир Путинга шул хакта сөйләп үткән.


Прокурор әйтүенчә, махсус хәрби операция үткәрү чорында кораллы көчләр һәм илнең оборона-сәнәгать комплексында законнарның ни дәрәҗәдә үтәлүен контрольдә тоту эше көчәйтелгән. Ул шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларны бронежилетлар, башка кирәк-ярак белән тәэмин итү проблемасының тулысынча хәл ителүен искәрткән. Хәзер прокуратура хәрбиләргә кышкы кием җибәрүне контрольдә тота икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев