Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пушкин оныгы – Яшел Үзәндә булды

Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемен йөрткән 9нчы лицеенда чираттагы - уникенче «Онегин укулары» фестивале булды.

Анда Татарстанның төрле почмакларыннан сиксәннән артык бала катнашты. Ә кунакларның иң хөрмәтлесе һәм көтелмәгәне, шагыйрьнең нәсел дәвамчысы, барон Александр фон Гревениц булгандыр, мөгаен. Барон үзе дә никадәрле уңай эмоция­ләр алганын яшерми:
- Бу бөек көн өчен бик рәхмәтлемен. Мондый җылы мөнәсәбәтле мохиттә мин беренче тапкыр, - ди ул, мәктәп диварларындагы бабасының бихисап портретларын сокланып карый-карый.
Гаиләләрендә Пушкинны еш искә алулары, балаларына аның иҗатының кыйммәте, әсәрләренең әдәбияттагы казанышы турында сөйләвен әйтте.
- Аның нәсел дәвамчысы булу - иҗатын дөньяга таныту ул. Күптән түгел Көньяк Кореяда һәм Сеулда булдым. Шагыйрьнең анда ни дәрәҗәдә популяр икәнен белеп, исем китте. Пушкин иҗатына барлык илләрдә дә сокланалар һәм бу минем өчен бик мөһим.
Бабасы белән горурланучы Александр (ул - дөнья буйлап сибелгән 113 Пушкин кавеменең берсе) - врач-стоматолог. Үзенең эшен ул Европада башлап җибәрә. Берничә ел элек тарихи ватанына кайтырга була һәм, озак уйлаганнан соң, Казанны сайлый. Хәзерге вакытта хатыны, алты баласы белән Татарстанда яши. Шагыйрьгә кагылышлы шундый чараларда теләп катнаша икән. Ул үзе дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Бер-бер артлы сорауларын яудырдылар һәм бөек шагыйрь оныгы белән озаклап фотога төштеләр. Мәртәбәле кунак лицейлыларга үзенең электрон почта адресын калдырып, алга таба да А.С.Пушкинның иҗатын хөрмәтләүчеләр белән аралашырга теләге барлыгын белдереп, Онегин балында да катнашканнан соң, сау­буллашты.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев