Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прокурор мөнбәре

Күрше хакын хакламаган

Элек хөкемдә булган яшел үзәнле кеше үтергән өчен 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы элек хөкем ителгән 46 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Аңа РФ Җинаятьләр Кодексының 105нче маддәсенең 1нче бүлегендә (үтерү) каралган җинаять кылуда гаепләү белдерелә.


Узган елның җәендә Королев урамындагы 15б йортның фатирында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә гаепләнүче күршесен кыйный, ә аннары аркасына пычак кадый. Зыян күргән кеше шунда ук җан тәслим кыла. Шулай итеп, кинәт чыккан бәхәс салкын корал белән хәл ителә.


Җинаятьче шул ук көнне кулга алына. Әмма гаебен өлешчә генә таный, сакланганлыгын һәм зыян күрүчене үтерергә теләмәвен әйтә.


Суд, дәүләт гаепләү фикере белән килешеп, ир-атны үтерүдә гаепле дип таба һәм аңа махсус режимдагы төзәтү колониясендә 9 ел ирегеннән мәхрүм итү, аннан соң 1 елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгели. Әлегә хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Бөтен проблемаларын пычак белән хәл итүче бу кеше колониядән төзәлеп чыга алырмы-юкмы, анысы билгесез.

Ничек кенә булмасын, ул үз гомерен яши. Ә менә күршесе – юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев