Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент указы буенча кемне хәрби җыеннарга чакырулары билгеле булды

Узган атнада дәүләт башлыгы запаста булган гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды.

Боерык 10 майдан гамәлдә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу җыеннар ел саен үткәрелә. Запастагы хәрбиләр шул рәвешле һөнәри осталыкларын арттырырга мөмкин дип күздә тотыла.

Бу җыеннарга гражданнарны запастан, армиядә хезмәт итүчеләрне, шулай ук хәрби кафедраларны тәмамлаучыларны, альтернатив хезмәт узган гражданнарны, резервистларны, контрактчыларны чакыралар. Җыеннарга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган рядовой һәм сержантлар, кече офицерлар (кече лейтенанттан алып капитанга кадәр) — 50 яшькә кадәр эләгә. Бу җыеннардан мобилизация вакытында броньланган кешеләр, полиция, УФСИН, Росгвардия хезмәткәрләре азат ителергә мөмкин.

Запаста булган россиялеләр военкоматка килергә тиеш. Әгәр чакыруны игътибарсыз калдырсаң һәм военкоматка килмәсәң, 500 сумнан 3 меңгә кадәр штраф яный.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X