Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент атамасы сакланачак... 2016 елның 1 гыйнварына кадәр

Соңгы вакытта Татарстанда "Президент" атамасының сакланып калу-калмавы белән бәйле сөйләшүләр аеруча ешайды. Бу аңлашыла да, ник дигәндә 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия төбәкләре җитәкчеләренең барысы да "президент" атамасыннан тулысынча баш тартырга тиеш иде.

"Россия субъектларының сайланган һәм башкарма хакимият органнарын оештыруның гомуми принциплары турында"гы законга үзгәрешләр 2010 ел азагында ук кертелде. Закон чыгаручылар әлеге канун гамәлгә кергәнче биш ел вакыт узарга тиеш дип белдерде, шул рәвешле "күчеш чоры" игълан ителде.
Дөресен генә әйткәндә, Россия төбәкләре әлеге атамадан күптән баш тартты инде. Бары тик Татарстан гына "Президент" атамасына тугры калды. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә Дәүләт Думасының әлеге законны кабул иткәндә үз вәкаләтләрен арттыруы турында белдерде. Президент атамасы белән бәйле сорауны күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенә дә биргәннәр иде. - Без хокукый дәүләттә яшибез. Шуңа күрә илебездәге законнарга буйсынырга тиешбез. Бу турыда шактый озак бәхәсләшеп, үзара фикер алышып булыр иде. Федераль закон исә илдә бер генә Президент булырга тиеш дип ассызыклый. Шәхсән миндә "президент" атамасына карата бер генә каршылыклы фикер яки начар мөнәсәбәт тә юк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов ул чагында.

23 декабрь көнне исә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары Россия субъектындагы иң югары рәсми зат атамасы турындагы закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге документның инициаторлары буларак 15 кеше теркәлгән. Араларында Татарстаннан депутатлар Александр Сидякин, Илдар Гыйльметдинов, Марат Бариев, Ринат Хайров һәм Ирек Богуславский да бар. Алар Россия төбәкләрендә Президент атамасын куллану вакытын 2016 елның 1 гыйнварына кадәр озынайту тәкъдиме белән чыкты. Әлбәттә, әлеге закон депутатлар арасында шактый зур шау-шу уятты.

- Нишләп без кайсыдыр субъектлар өчен бу вакытны озынайтырга тиеш әле? Нишләп дүрт ел эчендә кайбер төбәкләр һаман да федераль закон таләпләрен үтәмәгән? - дип ризасызлык белдерүчеләр дә шактый булды. Биредә сүзнең нәкъ менә Татарстан турында баруы исә сүзсез дә аңлашыла.
Документны Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов яклап чыкты. - Әлеге идеянең инициаторлары арасында Татарстан да, парламент та, Президент та юк. Бүгенге көндә Татарстан җитәкчесенең авторитеты шулкадәр зур ки, аңа бернинди дә өстенлекләр кирәк түгел. Бәлки әле, киресенчә, Президент атамасы булмаса, халыкның республика җитәкчесенә карата ышанычы тагын да артыр иде, - дип ассызыклады депутат.

Озак вакытлы фикер алышулардан соң утырышта катнашкан 382 депутатның барысы да Россия төбәкләрендә Президент атамасын 2016 елның 1 гыйнварына кадәр калдырырга рөхсәт бирүче закон проектын хуплап тавыш бирде. Аны беренче укылышта бертавыштан кабул иттеләр. Икенче укылышта исә документны 2015 елда гына караячаклар.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X