Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS зона һөнәри юнәлеш бирү турнирын үткәрде

Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» АҖ базасында (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) студентлар арасында 2нче ачык зона һөнәри юнәлеш бирү турниры узды.

Ярыш­ларда Татарстан Респуб­ликасының һәм Марий Эл рес­публикасының 7 уку йортыннан 40тан артык укучы катнашты.

Судьялар студентларның теоретик һәм практик биремнәрне хәл итү, конструкторлык-технологик документация төзү, шулай ук командада эшләү сәләтен бәяләде.
 

Турнирда катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль потенциалларын өч этап дәвамында ачты. 

 

  1. 1️⃣Беренче этапта – командалар суыткыч макетын җыйды. Монтажлауның вакыты да, сыйфаты да исәпкә алынды. 
  2. 2️⃣Икенче этапта суыткыч җайланманы җыю процессы технологиясен булдырдылар.
  3. 3️⃣Өченчесе – алдагы этап­ларны берләштерде: студентлар отрядлары әгъзалары икенче турда эшләнгән үз технологик документацияләренә таянып, кабат суыткыч макетын җыйды.

 

– Татарстан машина төзелеше флагманнарының берсе булган POZIS компаниясендә предприятиегә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм биредә калдыру буенча һөнәри юнәлеш бирү эше актив алып барыла. Ел саен респуб­лика һәм федераль белем бирү учреждениеләре студентлары завод бүлекчәләрендә җитештерү практикасын үтә. 2022 елда берләшмәнең югары квалификацияле остазлары ярдәме белән 250дән артык студент үзләштерелгән теоретик белемнәрен реаль җитештерү шартларында ныгытты, заводта эш тәҗрибәсе һәм беренче хезмәт хакы алды, – дип ассызыклады «ПОЗиС» АҖ генераль директоры урынбасары Владимир
Мухин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев