Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS – «Иң яхшы эш бирүче»

POZIS «Татарстан Респуб­ликасы Студентлар отрядлары өчен иң яхшы эш бирүче» конкурсында җиңүче дип табылды.

Россия Студентлар отрядлары көненә багышланган тантаналы чара кысаларында компания вәкиленә бүләк тапшырылды.
«ПОЗиС» чираттагы тапкыр студентлар отрядларын кабул итүче һәм студент яшьләрнең хезмәт мәшгульлеге мәсьәләләре буенча эшне оештыручы иң яхшы төбәк предприятиесе статусын раслады.

 
Ел саен Россиянең техник югары уку йортлары һәм төбәкнең урта-махсус белем бирү учреждениеләре студентлары биредә җитештерү практикасы уза, анда алар профессионал остазлар ярдәмендә реаль җитештерү шартларына яхшырак җайлашырга, предприятиенең структурасы, проектлауның технологик процесслары белән танышырга, «ПОЗиС» АҖендә җитештерелә торган продукцияне проектлауның, эшкәртүнең һәм җитештерүнең технологик процесслары белән танышу мөмкинлеге ала.
2022 елда 250дән артык студент производство практикасы вакытында профессиональ компетенцияләрен камилләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев