Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS Дилә Барышева күргәзмәсен ачты

«POZIS» сәнгать галереясендә рәссам, педагог, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Дилә Барышеваның «Мең сүз урынына» шәхси күргәзмәсе ачылды.

Картиналар күргәз­мәсе көтеп алынган язга багышлана. Экспозициядә рәссамның 30дан артык эше тәкъдим ителгән. Оста иҗат иткән һәр әсәр үзенең төсле, композицион чишелеше белән искиткеч матур.

Дилә Барышева иҗатының төп юнәлеше – батик (тукымада ясау). Һәм ул бу юнәлештә 30 елдан артык шөгыльләнә. Ә аның картиналары Татарстан музейларын, шулай ук Россия, АКШ, Германия, Польша һәм Венгриянең шәхси коллекцияләрен бизи.

 

Шәхси күргәзмә ачылу уңаеннан талантлы рәссамны «ПОЗиС» АҖ генераль директорының мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары Владимир Мухин котлады.

 

– POZIS социаль программаларны уңышлы тормышка ашыра, завод халкының рухи үсешенә зур игътибар бирә. 2021 елда «ПОЗиС» компаниясенең генераль директоры Радик Хәсәнов инициативасы белән музей комплексын булдыру кысаларында сәнгать галереясе ачылды, хәзер анда заводлылар һәм төбәгебезнең сәнгать эшлек­леләренең төрле күргәзмәләре үткәрелә. Дилә Барышеваның шәхси күргәзмәсе серголыларга матурлыкка омтылырга һәм үз эчке дөньясын баетыр­га мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Владимир Мухин.

 
Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Дилә Барышеваның шәхси күргәзмәсе 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев