Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Подрядчылар, сез кайда?

Яшел Үзәндә урамнарны җыештыруга 30,9 миллион сум акча тотылачак

Яшел Үзән хакимияте киләсе ел дәвамында шәһәр территориясендә объектларны карап тоту һәм төзекләндерү эшләре алып барачак подрядчыны эзли. Бу максатларга 30,9 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Кышкы вакытта территорияләрне чистартуга заказчы аерым игътибар бирә. Юллардан гына түгел, тротуарларны, ял итү мәйданчыкларын, тукталышларны, автопавильоннарны һәм машина кую урыннарын да җыештырырга кирәк. Җәйге вакытта эшчеләр бу урыннарны тузан һәм пычрактан чистартачак.


Шәһәр хакимияте кайсы урамнарда беренче чиратта юлларны чистартырга кирәклеген билгеләде.

Болар: Зур Завод, Кооператив, Футбол, Күлле, Вокзал Яны, Татарстан, Почта,
К.Маркс, Төзүчеләр, Комаров, Королев, Октябрь, Заикин, Ленин, Гайдар, Жуковский, Мичурин, Казан-Белинский, Гоголь, Паратская, Рогачев, Энгельс, Комсомольск, К.Насыйри, Сәйдәшев, Б. Урманче.

Икенче чиратта Ленин (Паратская дан Комсомол һәм Паратская урамыннан зиратка кадәр), Рогачев (Паратская урамыннан «Маяк»ка кадәр), Татарстан (Гоголь урамыннан урманчылыкка кадәр), Комсомольск (Гоголь урамыннан Төньяк урамга кадәр), Беренче май, Засорин, Туктаров, Мәскәү, Космонавтлар, Тынычлык, Кояшлы, Гастелло, Декабристлар, Маяковский, Тургенев, Украина, Союз, Фрунзе, Чапаев, Чкалов, Шустов, Шевченко, Яшьлек, Октябрь (Ирекле урамыннан Чапаев урамына кадәр), Башкала, Дала, Хаҗиев, Жуков, Комаров (Королев урамыннан 44нче кибеткәчә, Төзүчеләр проспектыннан реабилитация үзәгенә кадәр) урамнарын чистартырга кирәк. Бирегә шулай ук паром кичүенә илтә торган юл һәм Сәйдәшев урамына кадәр «Яшел Үзән» стеласы тирәсе дә керә.
Тагын 168 урамны өченче чиратта җыештырырга кирәк. Аларның мәйданы — 706 898,10 кв.метр.
Моннан тыш, тендер җиңүчесе Каенлык паркында һәм «Родина» мәдәният сараенда, шулай ук шәһәр пляжында һәм шәһәр күле янындагы бәдрәфләрне чисталыкта тотарга тиеш була.


Шулай ук, Яшел Үзән хакимияте 28 объектның исемлеген билгеләде. Бу исемлеккә парклар, скверлар, стадионнар, һәйкәлләр һәм шәһәр күле керә.


Шәһәр мэриясе тагын 6 миллион сумга шәһәр пляжына яңа юл ясаячак аерым подрядчы эзли. Башкаручы аны контракт төзегәннән соң Яңа елга кадәр җиһазларга тиеш. Гаризаларның 19 декабрьгә кадәр кабул ителүен исәпкә алып, подрядчыга бу эшкә бер атнадан артык вакыт биреләчәк.
Шулай итеп, Яшел Үзән мэриясе әлеге максатларга 37 миллион сум акча сарыф итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев