Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пилот проекты: беренчеләр һәрвакыт ота

Шәһәрләребез торак йортлар белән шулкадәр тыгызланып тулды ки, сулар һава да җитми башлады кебек. Күрше йортта нәрсә белән шөгыльләнүләрен беләсең килсә, тәрәзәңнән дә күз салу җитә хәзер. Шулай булса да, күпчелекнең үз фатиры юк. Тәкъдим итеп торсалар да, сатып алу өчен акчасы җитми. Менә шуны күздә тотып, хөкүмәт «Россия гаиләсенә...

.Ни өчен мондый программа эшләнде соң? Торакка мохтаҗ гаиләләрне тәэмин итү, илдә торак төзелеше күләмен арттыру, торакның квадрат метры бәясен түбәнрәк куеп, сатып алучыларны җәлеп итү өчен.
Программаның асылы нәрсәдә?
Әлеге программа буенча торак сатып алучыларга эконом-класс торак тәкъдим ителә. Бу торакның базар бәясенең 80 процентыннан да артмаска тиеш дигән сүз. Ягъни 1 кв. м. бәясе 35 мең сумга кадәр. Бүгенге көндә Россиядә 66 регион әлеге программа буенча эшләргә теләк белдергән. Исемлектә Татарстан, димәк, Яшел Үзән дә бар. Һәм беренче 274 фатирлы 9-12 катлы 8 подъездлы йортны («Победа» торак комплексы) «СпецСтройСервис» ширкәте Почтовая урамында сала башлады да инде. Монда бер бүлмәле фатир - 45,6, икелесе - 64,5 һәм өч бүлмәле фатир 80 кв. м лы.
Программа кайсы вакытка исәпләнгән?
Программаны эшләтеп җибәрү турында карар 2014 елда кабул ителгән иде. Хәтерләсәгез, газета бу турыда язды. Төгәлләнү срогы - 2017 ел.
Программада кем катнаша ала?
Даими кереме һәм торакка ихтыяҗы булган 25-40 яшьтәгеләр. Торакның 20 процентын алдан түләп куярга кирәк булачак. Торак шартларын яхшыр­тучылар колагына: гаиләдә торак мәйданы бер кешегә 18 кв.м дан артмаска тиеш, үзе генә яшәгән очракта - 32 кв. м дан. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр, күп балалы гаиләләр, сугышчан хәрәкәттә катнашучылар, ана капиталын алучы гаиләләр әлеге программага исәп тота ала.
Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге программа буенча мәгълүмат бирелде. Район хакимияте бу программа буенча яңа йортлар һәм хәтта аерым шәхси йортлар салу буенча җир бүлеп бирү проб­лемасын күтәрде. Димәк, киләчәктә аерым йортлар төзеп бирү дә күздә тотыла, республика районнарында, аерым алганда Чистайда нәкъ шулай эшлиләр дә.
«Россия гаиләсенә - торак» йорт программасы турында тулырак мәгълүматны Яшел Үзән районы башкарма комитетының Торак сәясәте департаментында белергә була.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X