Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Педагогика ул бер көндә генә уңыш яулаучы, ягъни нәтиҗә бирүче өлкә тугел: Укытучы булырга өйрәнергә кирәк!

А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицей укучылары бик теләп, ел дәверендә педагогика, психология, диджитал укыту серләрен өйрәнделәр.

Нәтиҗә буларак, Казан Федераль университетының ИФМК булеге, Чечня Дәүләт педагогика институты белән яшь Укытучылар тәрбияләүдә килешуләр төзелде. Аның буенча педагогик сыйныф укучылары Чечня Республикасында уку-укыту буенча семинарларда катнашып, иң алдынгы мәктәпләр белән педагогик теләктәшлектә булдылар. Майның 5 көнендә 9нчы лицей укучылары Грозный шәһәреннән зур җиңү белән кайттылар. ЧГПУ да педагогик лаборатррияләр актив эшләп килә. Шуларның берсе - "Терра нова" мәктәбе аша "Бәхетле мәктәп" концепциясе белән эшли. Командировка кысаларында дәресләр курсәтеп, укучылар көчләрен сынаштылар һәм сынатмадылар!

🙏Лицейның чит регионнар белән теләктәшлек итуе нәтиҗәле булсын! Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X