Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өстәмә ял кемгә бирелә

Инвалид бала караучы эшләүче ата- ананың өстәмә ялларга хокукы бармы?

Сорауга Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова җавап бирә:


«Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 262нче маддәсенә үзгәреш кертү турында»гы 2022 елның 5 декабрендәге 491-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, инвалид балаларны карау өчен ата яки анага (опекунга, попечительгә) язма гариза буенча айга өстәмә дүрт түләүле ял көне бирелә, алар күрсәтелгән затларның берсе тарафыннан файдаланылырга яки алар теләгәнчә үзара бүленергә мөмкин.
Календарь елы дәвамында бер тапкыр бер ата яки анага (опекун, попечитель) өстәмә түләүле ял көннәренең гомуми саны чикләрендә рәттән егерме дүрт өстәмә түләүле ял көннәрен кулланырга рөхсәт ителә.
Дүрт өстәмә түләүле көн рәттән кулланылган очракта, күрсәтелгән көннәрне бирү графигы эш бирүче белән килештерелә.
Һәр өстәмә ял көне өчен түләү уртача хезмәт хакы һәм федераль законнар нигезендә башкарыла. Әлеге өстәмә түләүле ял көннәрен бирү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев