Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өшетеп тә карады

Бу көннәрдә хәл белешүләребез гел бер сүздән башланды: «Сездә ничә градус ул?» 2023 елның беренче эш атнасы менә шулай безне борыннарны кызартырлык, керфекләргә бәс кундырырлык, өтеп ала торган көннәре белән каршы алды.

🌡🏡9 гыйнвар иртәсендә Яшел Үзәндә -32 булса, Акъегеттә -35, Бишнәдә -40 градус салкын иде. Галәмәт инде менә, аһ иттек, әйтерсең лә, җәен кинәт кар яуган. Әлеге ел фасылы шулай зәмһәрир суыклары, карлы бураннары белән дә холкын күрсәтеп алмаса, кыш булмый инде ул! Яңгыр явып, аяк астын юеш­ләтеп тә үзәккә үтте бит инде. Ә бу көннәр күпләрне балачакка, яшьлеккә алып кайтты. Нәкъ менә элек үзәккә үтәрлек салкыннар еш була иде шул. Мичкә утын ягып, өйләрен җылыта алмый интеккән чакларны искә төшерүчеләр булдымы икән? Юктыр ла, күпләребез газ миче сүнмәсен дип кенә теләдек бугай.

 
Салкыннарга аеруча мәктәп укучылары шат булды, чөнки кышкы каникул берничә көнгә озынайтылды. Фәлән-фәлән кадәр градуста мәктәпкә бармас­ка дигән мәгълүмат әти-әниләр төркемнәрендә бик тиз таралды. Без, авыл балалары, салкын дип куркып тормый идек анысы, укырга бармасак та, тауга чана шуарга чыгып чаба идек. Ә хәзергеләрнең битләре өши, гаджетлар кочаклап, җылы кәнәфидә утыру алар өчен – бәхет. Аннан бу көннәр хисабына язгы каникул кыскартылачак икән дигән имеш-мимешләр дә таралды. Гәрчә, башлангыч сыйныф укучылары дистанцион форматта өйдә укуны дәвам итте. Соңрак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә мондый кыскартуларның законсыз булуын билгеләп үттеләр.
Менә шулай, һәр ел фасылы үзенчә матур, иң мөһиме ра­йон һәм шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде, балаларыбыз мәктәптә белем алуларын дәвам итә.

📜Тарихка күз салсак, антирекорд моннан 40 ел элек, 1978 елның 31 декабрендә куела. Термометр баганалары шәһәрнең кайбер районнарында 55 градуска кадәр төшә. Салкыннар шулкадәр көчле була ки, җиләк-җимеш агачлары гына өшеп калмый, ә имәннәргә кадәр ярыла. Әлеге ярылу мылтыктан аткан тавышка охшый. Еллар узу белән имәннәрдәге тирән яралар акрынлап үскән, ләкин кәүсә өслегендә өстән аска таба бара торган зур җыерчык рәвешендәге эзләр калган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев