Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч айда – өч ришвәтчелек

Күптән түгел (16 мартта) Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде

Коррупциягә каршы
1937 елның 16 мартында СССР эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) боерыгы белән социалистик милекне урлауга һәм спекуляция­гә каршы көрәш бүлеге оештырыла һәм аңа милициянең периферия органнары эшенә җитәкчелек итү, дәүләт сәүдәсе, куллану сис­темасы предприятие­ләрендә җинаятьләрне кисәтү һәм ачу максатыннан махсус эшне тәэмин итү бурычы йөкләнә.

1991 елда бу бүлек икътисад өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәш буенча хезмәт (ОБЭП) итеп үзгәртелә.


Бүгенге көндә әлеге бүлекчәләренең төп тырышлыгы системалы коррупциягә каршы торуга, күләгәле икътисадның өлешен киметүгә, шул исәптән законсыз финанс операцияләре, капиталларны чит илләргә чыгару һәм акчага әйләндерүгә, икътисадның стратегик мөһим тармакларын – торак-коммуналь хуҗалыгы, оборона-сәнәгать, ягулык-энергетика һәм агросәнәгать комп­лексларын декриминализацияләүгә, бюджет акчаларын урлауны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
 

Яшел Үзән шәһәре һәм районында коррупциячел җинаятьләрне кисәтү буенча эш барышы турында без эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе җитәкчесе Рүзил Шәйхуллин белән сөйләштек.
Узган елда безнең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 62 җинаять ачык­ланган иде, шуларның 15е – коррупциячел җинаятьләр. Соңгысы буенча 7 эшне судка җибәрдек. Нәтиҗәдә коррупциячел җинаятьләре өчен 2 кеше гаепләнеп, суд чыгарган карар нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылды.


 

– Ә бу елның өч аенда коррупция буенча ничә җинаять ачык­ланды?

– 2023 елның 3 аенда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 10 икътисади җинаять ачыкланып, шуларның 5есе коррупциячел юнәлештә булды. Судка коррупция буенча 12 эш җибәрелде һәм алар буенча 3 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Шулай ук, быел төрле оешмаларның вазифаи затларының төзелгән килешүләр кысаларында үз мәнфәгатьләрен хәл итү өчен коммерцияле ришвәт бирүнең 3 фактын ачык­лый алдык. Болар буенча хәзер тикшерү бара. Дәүләт алкоголь инс­пекциясенең территориаль бүлеге хезмәткәрләренең сәүдә нок­таларында тикшерү барышында алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше күләмен исәпкә алу бердәм информация сис­темасында вакытында теркәлмәгән эшмәкәрләрдән, аларны административ җаваплылык­ка җәлеп итмәс өчен ришвәт таләп иткәннәр. Әлеге хокукка каршы эшчәнлек хакында зыян күргән эшмәкәрләрнең берсе хокук саклау органнарына хәбәр иткәч, туктатылды. Берничә эпизод буенча җинаять эше судка җибәрелде. Шулай ук ришвәт бирүчеләргә карата җинаять эшләре кузгатылды. Агымдагы елда оборона-сәнәгать комплексында дәүләт заказын үтәү кысаларында коммерцияле ришвәт алу факты буенча 8 җинаять буенча өч кешегә карата җинаять эше судка җибәрелде.Шулай ук бер торак милекчеләре ширкәте рәисенең үз вазифасыннан законсыз файдалануы, шулай ук бер хатын-кызның ана капиталын дөрес тотмавы кебек очраклар да ачык­ланды.

Очрактан файдаланып, шушы катлаулы бүлектә эшләүчеләргә хезмәтләрендә уңышлар, күренми торган җинаятьләрне күренерлек итеп зур осталык белән тиз арада ачыклауларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев