Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта чыккан юл фаҗигасендә машина йөртүче гаепле

13 февральдә Норлат авылы эчендә көпә-көндез чыккан юл фаҗигасе күп­ләрне тетрәндерде. Гагарин урамында «DAEWOO NEXIA» автомобилен йөртүче юл кырыеннан барган җәяүлене - 72 яшьлек хатынны бәрдерә. Хатын шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлә.

ЮХИДИ бүлеге биргән якынча мәгълүматларга караганда, автомобиль йөртүче җәяүлене бәрдергәннән соң, аны юл кырыена күчерә дә вакыйга чыгарган урыннан качып китә. Тикшерү чаралары барышында «Дэу Нексия»не йөртүченең шәхесе ачыклана. Аның Булат авылында яшәүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 31 яшьлек ир булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре аны өенә барып тоткарлый. Гаражда сул ягына зыян килгән машинасы да табыла. Ир гаебен шунда ук таный.
Машина йөртүче үзенең сүз­лә­ре­нә караганда, ул каршы юнәлешкә обгон га чыгып, хатынны бәрдерә. Хатынның каршыдан сул яктан килгән вакыты була. Фаҗига чыгарганда машина йөртүче әле айнык була, әмма өенә кайткач, спиртлы эчемлек куллана.
- Бу машина йөртүче юл йөрү кагый­дәсен генә бозып калмаган, ә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш утырган һәм ДТП чыгарган, - дип сөйли бу хакта ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Өстәвенә, вакыйга чыккан урыннан кача, җәрәхәтләнгән хатынга ярдәм күрсәтәсе урында аны калдырып китә. Ә хатын ул вакытта исән була әле.
Машина йөртүчене хәзер тоткарлаганнар, ул вакытлыча тоту изоляторында утыра һәм суд карарын көтә. Аңа берничә статья буенча җавап тотарга туры киләчәк.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев