Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат балалар йортында кечкенә кунаклар (+фотолар)

Норлат балалар йортында районның асрамага бала алган бик күп гаиләләр кунакта булды. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче балаларның күбесе элек Норлат балалар йортында тәрбияләнгән булган. Яшел Үзән районында барлыгы 413 бала опекага алынган, 55 ятим гаиләдә тәрбияләнә. Андый гаиләләр 30дан артык. Балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин әйтүенчә, соңгы ике елда гына да...

Норлат балалар йортында районның асрамага бала алган бик күп гаиләләр кунакта булды. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче балаларның күбесе элек Норлат балалар йортында тәрбияләнгән булган.

Яшел Үзән районында барлыгы 413 бала опекага алынган, 55 ятим гаиләдә тәрбияләнә. Андый гаиләләр 30дан артык.

Балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин әйтүенчә, соңгы ике елда гына да 19 бала шундый гаиләгә күчкән.

Кунак малайлар һәм кызлар балалар йортындагыларга концерт номерлары күрсәтте, төрле уеннарда катнашты.

Иң тетрәндергәне баланың шигыре. Анда "Балага иң кирәге уенчык түгел, ә бәлки, әни-әти" дигән юллар бар иде.

Гүзәл Минһаҗева.

Әлфия Зыякаева фотолары.

Норлат балалар йортыннан репортажны "Яшел Үзән"нең 30 май санынна укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев