Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Нольле фатирлар» өчен түләүдән туктыйк!

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда расланган күп катлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча 354нче кагыйдәсе 2012 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелгән булган. Яшел Үзән муниципаль районында ресурслар белән тәэмин итүче оешма (РСО) инициативасы буенча агымдагы елның сентябреннән кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү хезмәтләренә ОДН түләүләре билгеләү...

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда расланган күп катлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча 354нче кагыйдәсе 2012 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелгән булган.

Яшел Үзән муниципаль районында ресурслар белән тәэмин итүче оешма (РСО) инициативасы буенча агымдагы елның сентябреннән кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү хезмәтләренә ОДН түләүләре билгеләү турында карар кабул ителде. Хәзер конкрет йортларда ОДНның күләменә тулы анализ ясау мөмкин булмаганга күрә (факттагы исәпләүләр ясаганчы), ОДНның корректировкаланган мәгъ­лүматлары алынганчы норматив исәпләүләр билгеләнә. Ә ул салкын су өчен уртача - 3 сум 6 тиен, кайнар суга 19 сум 64 тиен итеп билгеләнгән.
Яңа кагыйдәләр буенча торак-коммуналь хезмәтләргә түләү башкача билгеләнә. Элек ОДН кулланган хезмәтләр өчен пропорциональ билгеләнсә, хәзер квадрат метр­га карап куела. Шулай ук хәзер ОДН шәхси исәпләү приборы булмаган биналарга да, нормативлар буенча түләүчеләргә дә билгеләнгән.
Суга ОДН каян алына һәм аны ничек исәпләргә кирәк? - дигән сорау белән мин Яшел Үзәннең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимовка мөрәҗәгать иттем.
- Кызганычка, ОДН түләүләре кертү турында федераль һәм җирле чыганакларда бик примитив аңлаттылар. Мәсәлән, электр энергиясе өчен ОДН подъездда лампочка янган өчен, ә суга йортта тәрәзәләр, баскыч пролетларын юган, клумбаларга сипкән су өчен дип аңлаттылар. Әмма килгән квитанцияләрдә электр энергиясе өчен ОДН түләүләреннән күренгәнчә, «подъезддагы лампочка» шуның кадәр электр энергиясе тота алмавы билгеле булды. Су белән дә шул ук хәл. Чөнки кайбер йортларда баскыч клеткаларын бөтенләй дә юмыйлар, ә йорт янында клумба булмаска да мөмкин.
- Шулай булгач, ресурслар белән тәэмин итүче оешма ОДН билгеләргә тиеш түгел булып чыгамы?
- Юк! ОДН йортка бирелгән ресурслар күләменең математик аермасы һәм яшәүчеләр биргән күрсәткечләргә яки нормативка нигезләнеп, фатирлар буенча ресурслардан кулланудан чыгарылган сумма ул.
- Йортта яшәүчеләр ОДН итеп түли торган су кая китә соң?
- Күз алдына китерегез, һәр йортка көн саен су бирелә. Аны яшәүчеләр сатып ала. Әмма бу суның күпмедер өлеше каядыр китеп югала. Әйтик, су подвалда тузган торбалардан, ноль пропискалы фатирлардан, исәпләү приборы булмаган фатирлардан ага, клумбаларга су сибүгә һәм җыештырган өчен тотылган су алар янында тамчы гына.
ОДН менә шулардан җыела да инде. «Нольле фатир» дип нинди фатирны атыйм соң? Бер кеше дә пропискага кермәгән, әмма анда чынбарлыкта әллә никадәр кеше яшәгән фатирны әйтәм. Андый фатирларда шәхси исәпләү приборлары булмагач, нормативлар буенча түләү дә ноль! Фатирда бер кеше теркәлеп, берничә кеше яшәү очрак­лары шактый. Онытмагыз: ОДН - математик берәмлек ул һәм исәпкә кертелмәгән гражданнар өчен түләүләр вакытында түләп баручылар җилкәсенә төшә.
Икенче моменты да бар һәм ул ОДН өчен түләүләрне киметү өчен бик мөһим фактор булып тора - ИПУ (шәхси исәпләү приборы) күрсәткечләренең төгәллеге һәм вакытында алынуы. Мәсәлән, 25 сентябрь мәгълүматына караганда, ОПУ буенча йортка сентябрь өчен 50 кубометр су бирелгән. Беренче фатирда яшәүчеләр күрсәткечләрне 12 сентябрьдә алган, икенчесендә - 18ендә, өченчесендә 25ендә (шулай булырга тиеш). 12сеннән 25енә кадәр һәм 18еннән 25енә кадәр аерма булып, ул ОДН китереп чыгара. Ягъни ОДН өчен түләүләр зур булмасын өчен ИПУ һәм ОПУ күрсәткечләрен алу датасын көйләргә кирәк.
Һәм, ниһаять, өченче момент: ИПУ булмаган фатирларда судан файдаланган өчен түләү нормативларының түбән булуы. Бу фатирларда яшәүчеләр, прибор булмаудан файдаланып, суны нормативка караганда күбрәк тота. Нәтиҗәдә ул ОДН суммасында чагылыш таба. Казанда, мәсәлән, колонкалы йортларда суның бер кубометры өчен яшәүчеләр 8 сумнан артык түләсә, Яшел Үзәндә ул - 6,37 сум. Колонкасыз күп катлы йортларда кайнар су - 5,7 сум, салкын су - 3,18 сум. Ә «лимитсыз» су куллануның чиге юк һәм аларның һәммәсе ОДН булып чыга.
Нәтиҗә ясыйбыз. ОДН чыгымнарын ничек киметергә?
♦ Гомуми исәпләү приборы куярга һәм фатирларда шәхси приборлар куюны таләп итәргә. Әгәр дә йортта исәпләү 100 процент булса, ОДНга түләүдәге аерманы ачык­лау җиңелрәк. Исәпләү приборы кую, билгеле булганча, ресурсларны ким дигәндә өч тапкыр экономияләргә мөмкинлек бирә.
♦ Һәр айда күп катлы йортта гомуми һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен берүк вакытта алырга.
♦ Фатирда сантехниканы тиешенчә көйләргә. Аз гына агып торган кран, тамып торган бачок та зур югалтуларга китерә.
♦ Идарәче компаниядән һәм хезмәт күрсәтүче оешмадан подвалларны тәртипкә китерүне таләп итәргә. Бу хезмәт өчен түләү квитанцияләргә кертелгән.
♦ «Нольле фатирларны» ачык­ларга (яшәүчеләрдән башка аны беркем дә башкара алмый). Законсыз яшәүчеләр турында ярашлы органнарга хәбәр итәргә.
♦ Тагын бер киңәш - йорт буенча аерым бер җаваплы кешене билгеләргә. Ул килеп туган сорауларны хезмәт белән тәэмин итүчеләргә хәбәр итә алачак.
Әңгәмәдәш - Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев