Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Никах көнегез белән

Сезне әле генә үтеп киткән никах көнегез белән тәбрик итәбез!

Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша.
Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша.
Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю, бүләк итеп, гомер кичерергэ язсын. Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен.
Котлы булсын никах туегыз,
Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!
Вәгъдәләрне аклап килегез,
Бер-берегезне хөрмәт итегез.
Арагызга кертми ятларны,
Алтын туйга кадер җитегез!
Өйне ямьләндереп, яңгыратып,
Тәгәрәшеп үссен нәниләр!
Оныкларын сөеп, «җимешләрем» диеп,
Шатлансыннар әби-бабайлар.

Бәхетле булыгыз!!!

Иң изге теләкләр белән, Илфат һәм Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев