Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер

«Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручылар катнашачак спектакльләр исемлеге әзер булуын хәбәр итә.

XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июньдә узачак.

Россия Федерациясе Милли регионнары театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан узачак фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана.

«Без фестивальне гадәттә теге яки бу халыкның театр мәдәниятенә багышлыйбыз. Төньяк Кавказ театр дөньясы картинасын гәүдәләндерү идеясе безгә бик ошады. Бу төбәк үзенчәлекле һәм кызыклы театр коллективларына бай, тик башка театр смотрларында алар еш тәкъдим ителмиләр», - ди «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Фестивальгә барлыгы 60тан артык гариза кабул ителгән. Фестиваль программасын Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечен, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан театрлар тәшкил итәчәк.

Фестивальнең махсус кунаклары Мәскәүдән «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» театрлары булачак.

Спектакльләр Казанның җиде театраль мәйданында уза: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин исемендәге театр, Кариев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачылар театры.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла. Фестивальнең партнерлары - РФ Театр әһелләре берлеге һәм ТР Театр әһелләре берлеге.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/nauruz-xalykara-teatr-festivalenda-katnasacak-spektakllar-isemlege-azer-5867807

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X