Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мохтаҗларны сез дә шатландыра аласыз

«Яшел Үзән» газетасына язылу кампаниясе төгәлләнергә дә санаулы көннәр генә калып бара.

Һәм без, шушы вакытта үзләренең мең төрле мәшәкатьләре булуга карамастан, ярдәм итәргә җай тапкан иганәчеләребезгә рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Туган телебезнең үсешенә, районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар матбугатының киләчәгенә битараф булмаган милләтпәрвәрләр арабызда, шөкер, бар.

Бүген сүзебез шәһәр Советы депутаты, эшмәкәр Руслан Гыйсмәтуллин турында. Руслан газетаны өенә алдырырга мөмкинлеге булмаган өлкән мохтаҗ кешеләргә «Яшел Үзән»гә подписка бүләк итте. Әлеге игелекле якташыбыз булышлыгы белән яңа елдан газетабыз райондашларыбыз өйләренә килеп, яңалыклар, берсеннән-берсе кызыклы, гыйбрәтле язмалар белән сөендереп торачак.

Үз чиратында бу кешеләр дә иганәчебезгә изге гамәле өчен чиксез рәхмәтләрен әйтеп, дога кылып торыр, дип ышанабыз. Ә бер рәхмәт – мең бәладән коткарыр, ди безнең халык. Шулай булгач, Руслан Гыйсмәтуллинның яңа елда уңышлары артыр, эше тагын да үсәр дип уйлыйбыз.


Аның кебек юмарт кешеләр арабызда күбрәк булса иде. Алар игелекле гамәлләрне йөрәкләре кушуы буенча башкара һәм үзләренә дә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Булдык­лы якташларыбыздан сез дә үрнәк алыгыз. Якыннарыгызны, мохтаҗ, физик мөмкинлеге чикле күршеләрегезне «Яшел Үзән»гә яздырып, шатландырыгыз.

Яхшылык җирдә ятмый һәм аны эшләргә бервакытта да соң түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев