Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенникларга күчерелгән акчаларны май аеннан кире кайтара башлаячаклар

Сбербанк, май аеннан башлап, мошенникларга күчерелгән акчаны клиентларына кире кайтара башлаячак.

Бу хакта банк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”. Кузнецов әйтүенчә, компаниядә клиентларны мошенниклардан саклау чараларын эзлиләр.

⚡⚡ Иң элек мошенник дип уйланылган кешенең Сбербанк счетындагы акчасын 115нче федераль закон буенча 10 көнгә “ябачакбыз”. Клиентыбызга акчаны шундук кире кайтарачакбыз. Аннан инде, аның ышанычнамәсе буенча, акчаны кире кайтару турында суд карарына үзебез үк ирешәчәкбез, дигән идарә рәисе урынбасары.

Кузнецов билгеләп үткәнчә, кредит оешмасы дроппер счетындагы (мошенник дип уйланылган кешенең счеты) акчаны “ябып”, бу хакта клиентка хәбәр итәчәк һәм акчаны кире кайтаруга ярдәм итәчәк. Моның өчен клиент акчасын банкка кире кайтару турында гариза тапшырырга тиеш. Шуннан соң банк акчаны кире кайтарачак.

Шулай ук, банк суд тәртибендә бу акчаны кире алсын өчен, банкка ышанычнамә тапшырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев