Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар яшел үзәнлеләргә мессенджерлар аша шалтырата башлаган

Мондый шалтырату вакытында телефонда дәүләт хезмәтләре яки танылган банк логотибы пәйда була.

Шуны истә тотарга кирәк: банк һәм дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре үз клиентларына мессенджерлар аша шалтыратмый һәм беркайчан да яшерен мәгълүмат сорамый.

35 яшьлек җирле кеше полициягә мөрәҗәгать иткән, ул полицейскийларга мошенникларның мондый шалтырату юлы белән аның 200 мең сумнан артык акчасын алулары турында сөйләгән.

Зыян күрүче сүзләренчә, мессенджерга, янәсе, банктан шалтырату килгән. Үзен хезмәткәр дип таныштыргач, аңа банк картасыннан акча урларга тырышулары турында хәбәр иткәннәр. Акчасын саклап калу өчен, шалтыратучы яшел үзәнлегә кредит рәсмиләштерергә һәм телефонга кушымта урнаштырырга куша. Кушымтаны урнаштырганнан соң, ир-ат мобиль банкка кергән һәм анда кредит рәсмиләштерелгәнен күргән. Аннан соң барлык кредит акчалары башка счетларга күчерелә. Акча күчергәннән соң, “банк хезмәткәре” рәхмәт әйтеп, бу хакта беркемгә дә әйтмәскә кушып тагын бер кат шалтырата. Шуннан соң гына җирле кеше мошенникларның хәйләсенә эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре кисәтә:

- таныш булмаган кешеләргә беркайчан да банк счетларына акча күчермәгез;
- сезнең яшерен мәгълүматларыгызны беркайчан да беркемгә дә әйтмәгез;
- мобиль телефоннарга һәм компьютерларга тикшерелмәгән чыганаклардан һәм социаль челтәрләрдәге сылтамалар буенча кушымталар урнаштырмагыз. Сезнең телефонны һәм компьютерны ерактан идарә итү өчен программалар бар.

Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез!

Зеленодольск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X