Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Моргта эшләүче бер танышымның сүзләреннән соң ушым китте, прәме!

Юк, безнең шәһәрдә түгел, Казанда эшли.

Әмма анда шулай булгач, бездә дә шул тәртиптер инде ул, бер система бит. Беләсезме нәрсә ди?! Яңа елга премия турында авыз ачкан идек тә нәчәлство янында, нинди премия сезгә, план үтәмәгән килеш, дип кенә кычкырды, ди. Анда да план була аламы икәнни ул? Ничек соң ул? Башыма сыймый!

Димәк, больницада никадәр күбрәк кеше үлә, шуның кадәр яхшырак һәм премия дә күбрәк түлиләрме? Куркыныч замана! Әстәгыфирулла, медиклар кулына эләгүдән Аллаһ сакласын дип теләп яшәргә инде болай булгач! Әнә, Япониядә шуның нәкъ киресе ди: никадәр авыру күбрәк терелеп чыга һәм исән кала – хезмәт хаклары шуңа бәйле икән.

Бездәгеләргә дә шулай эшләү не выгодно, күрәсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев