Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Монда бит курорттагы кебек, ел әйләнәсе җәй!

Кешеләр өчен барлык уңайлыклар, бөтен шартлар тудырылган, яхшы хезмәт хакы түләнә торган оешмада эшләү турында кем генә уйланмый икән.

Әмма бу бездә мөмкин булмастай, буш хыяллар кебек тоела.


Ә сез шундый урынның якында гына, үзебезнең районда барлыгын, мөгаен, беләсездер. Әлбәттә инде, республиканыкында гына түгел, илебез базары киштәләрендә дә ел әйләнәсе яшелчәләре белән урын биләүче «Майский» теплицалар комбинатын кем белмәгән дә, кем ишетмәгән Татарстанда.


Ул ТР һәм Россиянең зур сәнәгать үзәкләрен сыйфатлы, сусыл, файдалы яшелчәләр белән тәэмин итү максатыннан 1974 елда оештырыла. Бүгенге көндә заманча кышкы теплицалар мәйданы 35,8 гектар тәшкил итә. Алардан алынган уңыш Европаның алдынгы җитештерүчеләре дәрәҗәсендә. Биредә кыяр һәм томатның төрле сортлары, төсле татлы борыч, баклажан, яшел культуралар, ремонтантлы җир җиләге һ.б. үстерелә.

Ә аларны орлыкны туфракка төртүдән башлап, мул уңыш җыеп алганчыга кадәр, әлеге язмабыз героинясы Лилия Фәттахова кебек тырыш һәм үз эшен яратып башкаручы хезмәткәрләр тәрбияли.

Әйе, бик яратам үз эшемне! Әгәр дә шулай булмаса, биредә 25 ел эшләмәс идем. 20 яшемдә килеп мастер-овощевод булып урнаштым һәм бүгенге көнгәчә бер урында хезмәт куям. Кая да булса китү, һөнәремне алмаштыру турында уйлаганым да юк,дип сөйли Лилия. Безнең бит монда курорттагы кебек, ел әйләнәсе җәй! Хезмәткәрләре турында аталарча кайгыртучы, барлык мөмкинлекләр тудырырга омтылучы, тырышлыкны тиешенчә бәяләүче безнең Илшат Газимович Ганиев кебек җитәкче тагын кайда бар икән?! Комбинат яхшы уңыш ала, гел үсештә, яңарышта – замана белән бергә атлый. Нәтиҗәдә хезмәт хакларыбыз яхшы һәм вакытында, эш урыннарыбыз­да барлык уңайлы шартлар тудырылган. Үсемлекләр белән эшләве дә күңелле: үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен һәр көнне күреп торасың. Шуңа күрә дә, хезмәт кенәгәсендә бер генә язу булган кешеләр бездә күп. Җитәкчеләр безнең проблемаларны аңлый, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Без аларга барысы өчен дә рәхмәтле.

Әңгәмәдәшем үзе Буа районы Кильдураз авылында туып үскән. Хисапчы һөнәрен үзләштергән кызга «Майский» теп­лицалар комбинатын биредә эшләүче апасының ире тәкъдим итә. Лилия бәхетен сынап карарга була, килеп урнаша һәм биредәге матурлыкка, эшенә гашыйк була. Шул көннән бирле, 25 ел буе ул әлеге оешмага тугры. Тормышындагы пар канатын, Әлки егете Фазылны да, биш ел эшләгәннән соң, биредә очрата. Ул, шулай ук, бүгенге көнгәчә «Майский»да слесарь булып эшләвен дәвам итә. Үзләре Әйшәдә яшиләр. Иртәнге алты тулганда парлашып яраткан эшләренә чыгып китәләр, кичен бергәләшеп кайталар.
Комбинатның барлык хезмәткәрләрен эш урыннарына автобус йөртә. Төшке аш оешмадагы ашханәдә бушлай, смена азагында теләгән кешегә душ, елга ике тапкыр махсус кием белән тәэмин итәләр. Әйтергә онытып торам икән, теплицаларда кызлар ак оекбаш һәм ак аяк киемнәреннән йөри, чынлап та шифаханәдәге кебек.


Хезмәт шартларын Европа дәрәҗәсенә җиткереп, комбинат хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыра: 40ар квадрат метрлы 55 һәм 44 фатирлы ике «молосемейка», 40 фатирлы торак йорт төзелгән, ведомстволы ике торак йорт төзелә, спорткомплекс, балалар бакчасы, фонтанлы сквер һ.б. корылган. Ике күпфатирлы торак йорт төзелеше бара.


Миңа 30 яшемдә инде «Майский» яшьләр ипотекасы бирде. Аллаһка шөкер, аны ун ел эчендә түләп тә бетердем, дип тә уртаклашты Лилия. Әйтәм бит, биредә эшләүчеләргә барлык мөмкинлекләр булдырылган. Шифаханәләргә юлламалар да бирелә.

Шундый шартлар тудырылган җирдә ничек тырышып эшләмисең дә, ничек яратмыйсың инде, шулай бит. Лилия Фәттахова 2019 елда продукция җыю буенча беренче урынны ала. Хезмәтен бәяләп, 2020 елның 13 февралендә аңа «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Менә шулай хезмәткәрләрен лаеклы бәяли белүче, эш һәм яшәү шартлары белән тәэмин итүче урын бар ул һәм Яшел Үзән ра­йонының үзендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев