Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизациянең икенче дулкыны хакында

Мобилизациянең тәмамлануы турындагы Указның кирәге юк, чөнки якын арада «икенче дулкын» планлаштырылмый.

Мобилизациянең яңа дулкыны турындагы барлык имеш-мимешләр дә чит илләрдән ясалма рәвештә килә, дип белдерде РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Әйе, аны ясалма рәвештә чит илләрдә һәм илнең үз эчендә дә уйлап чыгаралар. Мин сезгә президент Путинның бу җәһәттән ясаган тиешле гаризаларын искә төшерергә тәкъдим итәм»,диде Песков.

Узган атнада Британиянең Times газетасы разведкалардагы үз чыганакларына сылтама белән, якындагы атналарда тагын 500 меңгә кадәр кеше мобилизацияләнәчәк, дип белдерде. Искәртеп узабыз, мобилизацияне тәмамлау турында рәсми рәвештә октябрь ахырында игълан ителде, әмма тиешле указга Путин имза салмаган иде. Президент сүзләренчә, 300 мең кеше — МХО алып бару өчен җитәрлек резерв.

«Россия Федерациясендә мобилизацияләнгән 300 мең кешенең 150 меңе МХО зонасында, аларның 77 меңе генә-хәрби бүлекчәләрдә, калганнары территория оборонасы гаскәрләрендә», — дип белдерде Путин.

@tatnewstatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев