Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

😱Мобилизациянең яңа дулкыны булачак…👇

«Мобилизациянең яңа дулкыны булачак… ярдәм итәм»: мошенниклар алдауның яңа ысулларын табып кына тора

«Мобилизациянең яңа дулкыны булачак. Якыныңның анда эләгәчәк ир-егетләр исемлегендә бармы-юкмы икәнлеген тиз арада ачыкларга ярдәм итәм». Соңгы арада «Телеграм»да шундый игъланнар күренә башлады. Бар нәрсәдән үзенә файда табып калырга тырышкан мошенниклар шул рәвешле илдә барган вакыйгалардан тагын бер кат отып калмакчы.         

«Тагын бер кат» диюебез юкка түгел. Хәтерләсәгез, илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән «мобилизациядән качып калырга ярдәм итәм», «военкомат белән проблемалардан коткарам» ише вәгъдәләр белән халыкның башын бутарга кереште алар.

Кибербелгечләр кырыгалдарлар, өлешчә мобилизацияне сәбәп итеп, «Телеграм» мессенджеры аша Россия халкына «һөҗүм итә» башлады дип кисәтә. «РТК-Солар» цифрлы куркынычларны анализлау төркеме җитәкчесе Диана Селехина сүзләренә караганда, кырыгалдарларның кармагына капкан кеше, үз артыннан якыннарын, таныш-белешләрен дә өстери. Ник дигәндә, кырыгалдарга акча күчереп, мобилизацияләнәчәк кешеләр исемлеген карыйм дип, ул җибәргән сылтама буенча кергән кеше, автомат рәвештә телефонында сакланган башка кешеләрнең номерларына да юл ача. Шул рәвешле аларның да кырыгалдар корбанына әверелүе бик ихтимал.

«Шуңа күрә чит номердан шалтыраткан, язган кеше никадәр генә ышандырырлык итеп сөйләсә дә, аңа ышанырга, ул кушканнарны эшләргә, ул җибәргән сылтамаларга керергә ярамый», ди Диана Селехина.

Кырыгалдарлар Яңа ел ялларында да тик ятмаган. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу чорда илдә мошенниклар тарафыннан алданучылар саны икеләтә арткан. Кырыгалдарлар бәйрәм көннәрендә халыкны, нигездә, лотереяда оттыгыз дип, шулай ук бәйрәм чараларына ташламалы бәядән билет «сатып», төп башына утырткан.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев