Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизациянең яңа дулкыны башлана дигән хәбәр таралды

Песков мобилизациянең яңа дулкыны башлануга бәйле хәбәрләргә ачыклык кертте

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турында бернинди хәбәр һәм мәгълүматлар да юк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар, имештер, мобилизациянең икенче дулкынын игълан итәргә җыенулары турында хәбәрләр тарата. Песков моны кире кагыгып, өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять буенча башка мәгълүматлар юк, дигән ул.

Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Россия Президенты Владимир Путин указы белән үткәрелде.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X