Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизацияләнгән егет махсус операция зонасына барудан баш тарткан өчен хөкем ителгән

Әлеге хәл Камчаткада була.

Петропавловск-Камчатскийның 35нче гарнизон хәрби суды Алексей Бреусовны бер елга һәм сигез айга колония-поселениягә хөкем иткән. Октябрь башында, «Кам 24» мәгълүмат агентлыгы язганча, ул махсус операциядән баш тарткан.

Судта белдерүләренчә, Бреусов, "РФда игълан ителгән мобилизацияне аңлап, хәрби гамәлләрдә катнашырга теләмәгән, хәрби махсус операциядә катнашудан баш тарткан".

Мобилизацияләнүче хөкем карарына апелляция биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев