Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев эш визиты белән «КСМ» ҖЧҖ компаниясендә булды

«КСМ» компаниясе «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм юллар төзү белән шөгыльләнә.

Икеайлык кысаларында компания хезмәткәрләре зур өмә оештырды һәм бөтен территорияне, шул исәптән яр буе зонасын, тәртипкә китерде.

Яшел Үзән районы башлыгы хезмәткәрләр белән аралашты, эшләрнең масштабын бәяләде һәм предприятиене үстерү планнары, ягъни штатны арттыру һәм җитештерү базасын киңәйтү турында фикер алышты.
 

- Компаниянең үсеш перспективалары бик яхшы, без үз чиратыбызда барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Хезмәткәрләрнең территория турында кайгыртуы һәм аны тәртипкә китерүе, башка предприятиеләргә яхшы үрнәк күрсәтүе бик яхшы, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.
 

«КСМ» ҖЧҖ Зеленодольск районы территориясендә 2020 елдан бирле эшли. Барлык эш чорында 151 ишегалды төзекләндерелгән һәм 70 мең кв.метр юл капиталь ремонтланган. Бүген оешма штатында 76 кеше һәм 45 берәмлек махсус техника бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев