Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Митрополит Кубогына узган турнирда яшел үзәнлеләр бронза яулады

Казан һәм Татарстан митрополиты кубогына мини-футбол буенча Яңа ел турнирын физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе оештырды.

Ярышлар 18 декабрьдә Казан ипподромы территориясендә Sport City ябык футбол манежында узды.

Казан, Яшел Үзән, Волжск һәм Чабаксар командалары ярышты, алар составында 2015 елгы балалар чыгыш ясады.

Әлеге Кубокка турнирда Казан шәһәренең «Чемпион» командасы җиңү яулады. Казанның 16нчы гимназиясе укучылары коллективы көмеш призер булды. Яшел Үзәннән Champion kids командасы бронза медаль яулады.

 🎁 Ярышларда катнашучыларның барысы да татлы һәм истәлекле бүләкләр алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев