Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министр Һадиуллин: «Имтихан белән генә дөнья бетми!»

Бердәм дәүләт имтиханын әти-әниләр дә тапшыра

Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә БДИны бердәм тапшыру көне узды. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек системасында чыгарылыш укучыларының имтиханнарга психологик әзерлеге мөһим роль уйный.

Күпләребез өчен «Бергә тапшырабыз! БДИ ата-аналар өчен» Бөтенроссия акциясе традицион чарага әверелде. Ул Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте инициативасы белән быел җиденче тапкыр уздырыла. Бу чара ата-аналарга үз тәҗрибәләрендә БДИ кагый­дәләре, аның барышы һәм биремнәре белән танышырга, аларны үз балаларына аңлатырга уникаль мөмкинлек бирә.
Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән ата-аналарга, җитәкчеләргә рус теленнән БДИның кыскартылган вариантын эшләргә, җиде биремгә җавап бирергә һәм текст буенча 150 сүздән ким булмаган инша язарга тәкъдим ителде. Имтихан башланыр алдыннан берничә әти-әни белән аралашып алдык. Һәрберсе дә азрак дулкынлануларын яшермәде.

 

Фәнис Яруллин:
– Кызым 14нче лицейның 11нче сыйныфын тәмамлый. Имтихан биреп карарга сыйныф җитәкчебез тәкъдим итте. Каршы килмәдем, шулай да азрак курку бар. Ни дисәң дә, 30 ел элек гади имтихан тапшырган кеше бит инде без. Белгән белемнәрем шулай да ярдәм итәр дип ышанам.

 

Эльвира Мөхәммәтҗанова:
– Улым 15нче мәктәпне быел тәмамлый. Үземнең дә БДИның эчтәлеген беләсем килде. Шуның белән баламны психологик яктан тынычландырачакмын. Әлбәттә инде үз белемемә таянам!


Резидә Хәбибул­лина:
– Улым Әмир быел 11нче мәктәпне бетерә. Имтиханнар белән үзем дә кызыксынам. Балаларга өй эшләрендә ярдәм иткәч, имтиханны биреп чыгармын дип үз көчемә ышанам.


Бу чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Михаил Афанасьев, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, спортчылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әни­ләре катнашты.


– Бу акциядә әти-әниләр катнашып, баласының нинди авырлыклар кичерүен күрә ала. Чынлык­та 1дән 11нче сыйныфка кадәр укый, әзерләнә, тырыша икән, укучы өчен бернинди дә авырлык юк. Ә имтиханга 1-2 ай кала гына әзерләнү тиешле нәтиҗәне бирми. Әти-әниләр балаларының нинди уйлар кичергәнен күрсеннәр. Иң беренче аларның үзләрен тынычландырырга кирәк. Балага бүгенге көндә «Менә син яз, 90-100 балл ал!» дип кенә әйтү дөрес түгел. Һәр кешенең үз мөмкинлеге, үз сәләте. Ул куркып та калыр­га мөмкин. Имтихан белән генә дөнья бетми бит әле! – диде министр.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­ев мондый акциянең ата-­аналар өчен бик файдалы булуын ассызыклады. «Өч бала әтисе буларак шуны әйтә алам, без үз үрнәгебез белән бернәрсәдән курыкмас­ка, бары белемнәребезгә таянырга кирәклеген күрсәтәбез», – дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев