Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин бит татар егете!»

Шәһәребездә татар рухлы, анда укучы балалар йөрәгенә белем белән бергә милли тәрбия бирүгә зур тырышлык куючы мәктәпләр ике генә бөртек булса да, бар, шөкер.

Аларда балаларда милләтпәрвәрлек, милли горурлык хисләре, халкыбызга, гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам һәм хөрмәт уятырлык чаралар даими оештырылып тора.
 

Яшел Үзәнебезнең йөзек кашы булган 5нче гимназиясендә узган «Татар егете – 2023» бәйгесен дә бер күңелле тамаша итеп кенә түгел, ә менә нәкъ шул юнәлештәге хезмәт итеп тә кабул итәргә кирәктер.


– Агымдагы ел республикабызда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителде бит инде һәм без гимназиябездә, әлбәттә, шул уңайдан эш алып барабыз. «Татар кызы» бәйгесен март аенда уздырдык, анысын традиция дип әйтергә була һәм менә «Мин бит татар егете»н дә оештырырга булдык, – дип сөйли 5нче гимназиянең оештыручы-педагогы Гөлфия Лотфуллина. – Бу чара бездә күңел ачу өчен генә үткәрелми, әлбәттә. Ә шуның аша татар халкының милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Безнең мәктәбебездә нәкъ менә шундый чын татар җанлы балалар белем ала да һәм алар белән эшләве үзе бер рәхәт, чөнки алар тырышлар, тапкырлар, сәләтлеләр һәм уңган-булганнар.


Зирәклек һәм сәләтләре буенча бер яшь тирәсендәге егетләр көч сынашырга тиештер кебек. Чөнки көрәшүчеләрнең белем дә, көч тә бер чамарак була бит инде. Гимназия сәхнәсенә төрле 5-11нче сыйныф укучылары чыккач, башта, бу ничек соң инде болай, дигән уй үтте. Әмма юкка борчылганмын, түбәнрәк сыйныфлылар күп очракта үткенрәк тә булып чыкты әле. Үзләренең чын татар егете булуларын җыр-биюләре, туган телләрендә оста итеп сөйләүләре, яраткан мавыгулары, халкыбызның милли йола-гореф-гадәтләрен белүләре аша исбатлаган Аяз Вәлиуллин, Данияр Әдиятуллин, Данияр Хөсәенов, Нурислам Гыйләҗев, Илдар Гыйльманов, Әнвәр Галимов, Раил Гыйльметдиновның исем-фамилияләрен атап үтмәсәм дөрес булмас. Алар 5нче гимназиянең иң кыю егетләре дип тә әйтер идем әле.

Чөнки бөтен мәктәп каршында сәхнәгә чыгып чыгыш ясау, үзең турында сөйләү, сәләтләреңне ачып салу – үзеңне жюри бәяләвенә генә түгел, сабакташларың хөкеменә тапшыру – уен эш түгел. Шуңа күрә, афәрин егетләр! Берсеннән берсен аерып куярлыклары булмаган катнашучылар арасыннан җиңүчене билгеләү бер дә җиңел булмады, күрәсең, жюри шактый вакыт фикер алышты. Шулай да төп җиңүче сайлап алынды, ул 11нче сыйныф укучысы Раил Гыйльманов булды. Калганнар да һәрберсе «Иң тырыш егет», «Иң кыю егет», «Сүз остасы», «Иң тыйнак егет», «Иң сәләтле егет», «Иң уңган егет», «Иң зирәк егет», «Иң тапкыр егет» номинацияләренә лаек булуларына канәгатьтер.


Көч сынашучы егетләр арасыннан иң кечкенәсен – 5А сыйныф укучысы Аяз Вәлиуллин (фотода) турында аерым берничә сүз язып узасы килә. Ул тейк ван до белән шөгыльләнә һәм аның чын көрәшче, үҗәт, максатчан булуы йөзеннән, үткен күз карашыннан күренеп тора. Тактаны да бер сугуда ярып төшерде! Әле җитмәсә, үз куллары белән татлы торт та пешереп килгән 

«Әйе, үзем пешердем, әни күзәтеп кенә торды», – диде.

Конкурсның һәр биременә җавап биргәндә дә зур абыйларыннан бер дә калышмады, молодец!


6А сыйныф укучысы Данияр Әдиятуллин, шулай ук, җитди спортчы булырга җыена һәм бу максатына зур адымнар белән бара – чирәмдә хоккей уены буенча уздырыла торган республикакүләм ярышларда даими катнаша һәм җиңүләр яулый. Уңышлар телибез!


Һәрбер егет турында сөйли башласак, озакка китә, шуңа түбән сыйныф укучылары турында гына берничә сүз язарга булдым. Шулар буенча гына да 5нче гимназиядә нинди шәп татар егетләренең белем алуын чамаларга мөмкин.

Мондый милли рухлы чаралар оештырган Ләйсән Мөкминова белән Гөлфия Лотфуллинага һәм, гомумән, һәр көнне, һәр дәрестә балаларга белемне милли тәрбиягә төреп сеңдерүче һәр педагогка рәхмәтләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев