Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милләтара дуслык нык булсын

Ел саен шәһәребезнең 15нче мәктәбендә «Туган телеңне ярат һәм сакла, һәрвакыт пат­риот бул!» дип исемләнгән телләр, мәдәният һәм балалар иҗаты муниципаль фестивале уза.

Быелгы фестивальдә шәһәр коллективлары һәм мәктәпләренең 200гә якын укучысы катнашты. Әлеге чараны оештыручы 15нче мәктәп, үзләренең парт­нерлары – 16нчы мәктәп һәм 5нче гимназия белән берлектә, чараның программасын бай эчтәлекле итеп әзерләде.


Фестиваль балалар иҗаты номерлары белән үрелеп барды. Жюри рус, татар, чуаш, мари, удмурт, башкорт, әзербәйҗан, белорус, таҗик, үзбәк, япон, гарәп, төрек, инглиз, немец, француз телләрендә чыгыш ясаучы катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Төрле милләт балалары халык авторларының, бөек татар, рус һәм чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, үз иҗат җимешләрен сөйләде, төрле телләрдә җырлар башкарды, дөнья халыкларының бию­ләре белән чыгыш ясады, искиткеч милли костюмнар күрсәтте, туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәрде, тамашачыларны милли мәдәни традицияләрнең көнкүрешенә һәм атмосферасына чумдырды, төрле инст­рументларда музыкаль әсәрләр башкарды.

Елдан-ел катнашу­чылар саны арта бара, алар арасында балалар бакчаларына йөрүчеләр, укучылар, Казан югары уку йортлары студентлары бар. Фес­тивальдә традицион рәвештә талантлы һәм сәләтле балалар – Әскәр Слинков, Карина Ершова, Гүзәл Зиннурова, Сосе Анди Камил, «Мечта» вокаль ансамбленең балалар коллективы һәм «Импульс» халык хореография коллективы.

Яңа «йолдызлар» да барлыкка килде, алар арасында: «Звонкие голоса» вокаль ансамбле, «Чолга шудыр» вокаль ансамбле, Виктория Анисифорова, Николаевлар, Мөхәммәдовлар гаиләсе, Валерия Котохина, Әнисә Николаева, Данила Кашников, Самира Доброва, Ислам Мөхәммәтҗанов, Әбүбәкер Ибраһимҗанов, Эмилия Габделвәлиева, Кәрим Гыйс­мәтуллин, Святослав Дементьев, мәктәпнең «планета» интернациональ дуслык клубы әгъзалары катнаша. Шулай ук искиткеч чыгышлар әзерләгән иҗади коллективларның җитәкчеләрен: Ләйлә Николаева, Рамилә Җәлилова, Роза Тимершина, Динә Садриева, Гөлназ Зиннурова, Рима Яннаева, Лиля Мортазина, Любовь Самсонова, Ирина Николаева, Ольга Антонова, Евгения Гарифҗанова, Татьяна Киселева, Гөлсу Зиннәтуллина, Роза Гаффарова, Екатерина Сәетшина, Татьяна Егорова, Ольга Евгафоваларны билгеләп үтәсе килә. Әйе, күп исемнәр саналды, берсен атап, икенчесен әйтми калдырсак, һич кенә дә дөрес булмас иде.


Безнең фестиваль балалар һәм яшьләрнең иң яхшы иҗади казаныш­ларын күрсәтү һәм үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге генә түгел. Төп бурычы итеп без милли мәдәниятнең тарихи һәм рухи мирасын торгызуда, шулай ук дуслык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләүдә, дөнья халыкларының мәдәниятләренә һәм телләренә хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләүдә, яшь буында хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны үстерүдә күрәбез.

– Мондый чаралар мәдәниятара арала­шу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, бу глобальләшкән дөнья шартларында яшьләрнең актив тормыш позициясен формалаштыру өчен мөһим, – дип фикерләрен җиткерде фес­тивальнең жюри рәисе, филология фәннәре кандидаты, Л.Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбенең роман-герман филологиясе кафед­расы доценты Римма Салиева.


Туган тел, әдәбият, чит телләр, башлангыч сыйныфлар, музыка укытучыларына, өстәмә белем бирү педагогларына, искиткеч чыгышлар әзерләгән хореография коллективлары җитәкчеләренә зур рәхмәт.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар үз җитәкчеләре белән бергә КФУга Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына экскурсиягә чакырылды. Ә иң мөһиме –милләтара дуслыгыбыз киләчәктә дә нык булсын иде.

Алсу Амурова, Резедә Гатауллина,
проект авторлары һәм фестивальне оештыручылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев