Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мигрантлар Васильеводан китте

Россия хөкүмәтенең агымдагы елның 19 гыйнварында чыккан карар нигезендә 2016 елның 3 февраленә кадәр Украина мигрантларының вакытлы яшәү пунктлары (ВЯП) ябылырга тиеш.

Исегезгә төшерәм: 2014 елның октябрендә безнең районга да Украинадан качаклар кайта башлады. Нигездә болар сугыш барган Луганск һәм Донецк өлкәләрендә яшәүчеләр иде. Хөкүмәт мондый качаклар өчен күп кенә төбәкләрдә ВЯП ачты. Бездә «Васильевский» шифаханәсендә 57 мигрант яшәде. Украинадан кайтучыларның һәрберсенә тәүлегенә 800 сум акча бирелеп торды, моннан кала, алар барлык кирәк булган әйберләр белән тәэмин ителде, дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Старостин. РФ Хөкүмәте карары нигезендә 5 декабрьгә мигрантларның бер өлеше өенә кайтып китте, алар арасында Васильевода яшәүче күп балалы гаилә дә бар иде. Васильево бистәсе башлыгы Олег Антонов спонсорлар табып, үз ватаннарына кайтып китү өчен билет та сатып алып биргән. Калган ташламаларга ия булучылар, ә алар инвалидлар, бала тәрбияләүче ялгыз аналар, ятимнәр, Казанга «Стрела» кунакханәсенә җибәрелгән.
ВЯП яшәүчеләрдән тыш, район территориясендә бүгенге көндә 700 мигрант яши, алар исә Яшел Үзәндә төпләнергә карар кылган.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев