Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Махсус хәрби операциядә Украина ягында катнашучы илләрнең санын әйттеләр

Патрушев махсус хәрби операциядә Украина ягында катнашучы илләрнең санын әйтеп үткән

Украинада махсус хәрби операциядә Киев режимы ягында 50гә якын ил катнаша. Россия Иминлек советы Секретаре Николай Патрушев шулай дип белдергән, дип яза РБК. Аның әйтүенчә, бу дәүләтләрнең барысы да “Рамштайн” коалициясенә керә,

“АКШ һәм Көнбатыштагы башка дәүләтләрнең Украинага хәрби ярдәменең һаман саен көчәя баруына карамастан, махсус хәрби операциянең барлык максатларына, һичшиксез, ирешеләчәк”, – дигән сәясәтче.

Патрушев Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең иминлек советлары секретарьлары белән очрашуда Украина хәрбиләрен НАТО илләре территориясендә әзерләү эшенең көчәюенә игътибар иткән. Шуңа да карамастан, Мәскәү, һичшиксез, Украинаны милитаризация һәм нацификациядән арындырачак һәм үзенең территориаль бөтенлеген, халыкның иминлеген тәэмин итәчәк, дип белдергән ул.

Безнең белешмә: “Рамштайн” – 2022 елдан Украинага ярдәм итеп килүче илләрнең халыкара берләшмәсе. Аңа НАТОның барлык илләре, Европа берлегенең күпчелек дәүләтләре, Көнбатышның Африка һәм Азиядәге кайбер союзниклары керә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев