Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәхмүт Хәсәновның туган көне уңаеннан

Якташыбызга бүген 95 яшь тулган булыр иде.

Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов (1927 – 1990) – прозаик, драматург, публицист.
Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт 5нче номерлы татар урта мәктәбенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы чорында ул һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли, аннары урта мәктәптә укуын дәвам итә.

1944 елда Мәхмүт Мәскәүгә – А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына ( ГИТИСка) килә. Биш елдан соң Казанга кайта актерлык һөнәрендә сыналып, бер елдан соң аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйнарга чакыралар. Аннары газета-журнал битләрендә автор буларак очерк, хикәяләре еш күренә башлый. Язучылык иҗаты аша танылып, 1957 елда Мәскәүгә СССР язучылар каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларны тәмамлап, төрле район газеталарында әдәби сотрудник һәм бүлек мөдире буларак, иҗади чыныгу үзләштерә.

Азнакай төбәгендәге эшчеләр, нефтьчеләр, колхозчылар белән якыннан аралашып яшәү М.Хәсәновның язучы буларак формалашуына китерә. Иҗатында күренекле урын тоткан “Саф җилләр” (1961-1963), “Юллар, юллар...” (1964), төзүчеләр, нефтьчеләр тормышын яктырткан зур-зур әсәрләр белән бергә, шактый гына пьесалар да яза. Аның “Нурихан” дигән комедиясе һәм “Рамай” исемле драмасы Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куела.

Соңрак, журналистика өлкәсенә эшкә күчә: «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара.
1980 елдан М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәрендә яши.


Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар. Мәүмүт Хәсәновның әдәби иҗаты тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән 50-70нче еллардагы әдәби процессның үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
Мәхмүт Хәсәнов 1990 елның 13 сентябрендә Кырымда Күктүбәдәге Язучылар иҗат йортында вафат була.

Искәрмә: язмамны “Совет Татарстаны язучылары” китабыннан һәм интернет язмаларыннан файдаландым.
Клара Филиппова.
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Рәсемдә: 2017 ел. Декабрь. Олуг якташыбыз, Г.Тукай премиясе лауреаты, романнар авторы, якташыбыз - М.Х.Хәсәновның тууына 90 еллык юбилее кичәсеннән истәлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев