Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәүгә очучы самолетта 3 яшьлек бала үлгән

Владивосток – Мәскәү самолетында өч яшьлек бала очкыч җиргә төшеп утырган чагында вафат булган. Бу хакта “MKRU” яза.

Уссурийск шәһәрендә яшәгән малайның баш миендә шеш булган. Башкалага әтисе белән операция ясатырга барышы булган.

Балага башта Ерак Көнчыгыш федераль университетының медицина үзәгендә операция ясаганнар. Ләкин операция уңышсыз килеп чыккан: хирургия өстәлендә аңа инсульт булган. Операциядән соң баланың хәле начарайган: йөрми башлаган, аппетиты югалган, ашаганын коскан.

Шуннан сабыйны өлкәнең Балалар клиник хастаханәсе онкология бүлегенә салганнар. Табиблар малайның әти-әнисенә Мәскәүдә ашыгыч төстә сөяк мие күчереп утыртуның таләп ителүен аңлатканнар.
Мәскәүгә сабый гадәти рейста, әтисе белән, табибларсыз гына киткән. Очыш вакытында, хәле китеп, төшеп утырыр алдыннан әтисенең кулында үлгән.

Суд-медицина экспертизасы бәяләмәсе буенча, реаниматолог белән бергә очкан очракта, малайның гомерен саклап калырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан, аларны очып китү-төшеп утыру полосасында ашыгыч ярдәм бригадасы көтеп торган.

Белгечләр әйтүенчә, баланың үлеме самолет очып киткәндә һәм төшеп утырганда атмосфера басымы уйнауга бәйле. Бу баш сөяге эчендәге басымның кинәт артуы һәм баш мие шешүгә китергән. Баланы самолетка утыртырга ярамаган.

Медикларның эшкә салкын каравы буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма бу хәлгә инде бер ел узса да, гаеплеләр әле һаман билгеләнмәгән. Фаҗига 2022 елның 17 гыйнварында килеп чыккан. Ул чагында бу хакта мәгълүматлар массакүләм мәгълүмат чараларына чыкмыйча калган.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев